Бүген вакытлыча Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәренең 2019 елда WorldSkills Competition һөнәри осталык буенча Дөнья чемпионатын үткәрүгә заявкасының рәсми презентациясендә катнашты. Чара Казан Ратушасында узды. Анда Казан мэры Илсур Метшин, WorldSkills International (WSI) президенты Саймон Бартли, РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Климов, WorldSkills International да РФнең рәсми делегаты – РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Эшче кадрлар һәм өстәмә профессиональ белем өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Наталия Золотарева, “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КАО генераль директоры Азат Кадыйров һәм башкалар катнашты.
Республика кунакларын сәламләп, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, кичә, 24 март көнне, Россия Президенты Владимир Путин WorldSkills International рәсми вәкилләре белән очрашу үткәрде. Очрашуда ул һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты әһәмиятен ассызыклады һәм Россия Федерациясе территориясендә мондый зур чараны оештыруда ярдәм итәргә әзер булуны белдерде.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Россия исеменнән заявканы тәкъдим итү – татарстанлылар өчен зур горурлык. “Барлыгы 2011 елдан 2018 елга кадәр Казанда 30 халыкара спорт чарасын, 50гә якын спортка бәйле булмаган Россия һәм халыкара дәрәҗәдәге чараларны үткәрү планлаштырыла”, - дип хәбәр итте ул.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Универсиада-2013не уңышлы уздыру Татарстанга иң амбицияле проектларны үткәрүгә заявка бирергә мөмкинлек бирә. “Бизнес даирәләре, эре предприятиеләрдән һәм югары уку йортларыннан ярдәм бар. Шуңа күрә без зур теләк һәм тырышлык белән бу җиңел булмаган көрәшкә тотындык”, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.
“Кадерле дуслар, Татарстан үзенең кунакчыл булуы белән атаклы. Без барлык катнашучыларга да игътибар бирәчәкбез һәм аларга уңайлы шартлар тәэмин итәрбез. Татарстан, һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты тарихка кереп калсын өчен, бөтенесен эшләячәк”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.