Бүген вакытлыча Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов Италиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Чезаре Мариа Рагальини белән очрашты. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Искәртик, бу илченең Казанга беренче мәртәбә килүе. Ул Казанда берничә мәдәният объектында була, шул исәптән Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты каршындагы Италия мәгариф һәм фән үзәгендә дә.
Кунакны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов беренче чиратта эшлекле элемтәләрне хуплавы һәм Италия илчелеге белән генконсуллыкның визалар мәсьәләсендә күрсәткән ярдмәнәре өчен рәхмәт белдерде.
«Россия белән Италия арасында мөнәсәбәтләр бүгенге көндә тотрыклы һәм дәвамлы, шуҗа мисал итеп Италия Премьер-министрының Мәскәүгә визитын атап була, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. – Безнең илләр арасында элемтәләр ныгырга тиеш, шул исәптән региональ хезмәттәшлек исәбенә дә».
Италиянең Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлеккә килсәк, республика экспортка нефть, нефть химиясе продукциясен, пластмассаны, синтетик каучук, агач, күн чималын җибәрә, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. Италиядән Татарстанга төрле җиһазлар, җир транспорты, керамика, полимерлар, фармацевтика продукциясе, халык куллану товарлары һәм иң мөһиме – заманча технологияләр килә. Татарстан белән Италия арасында товар әйләнеше 2 млрд. доллар тәшкил итә.
«Минемчә, безнең потенциал зур, һәм без киңрәк форматта, төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек итәргә тиеш, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. – Әлбәттә, бу сәүдә-икътисадый контрактлар гына түгел, ә уртак производство, уртак бизнес булдыру да, шул исәптән Италия капиталы катнашында да, бу максатта безнең бүген бөтен шартлар да бар».
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген Татарстанда Италия капиталы катнашында 20 уртак предприятие эшли.
Хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре арасында ул нефть химиясе, машина төзелеше, сәнәгатьне модернизацияләү, станок төзелеше, инновацияләр өлкәсен, авыл хуҗалыгы, транспорт логистикасын атады, чөнки бу юнәлешләрдә Италиянең тәҗрибәсе зур һәм Татарстан белән үсеш мөмкинлекләрен таба ала.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, мәгариф өлкәсе, студентлар, мөгаллимнәр белән алышынуны оештыру өлкәсе бигрәк тә әһәмиятле юнәлеш буларга мөмкин. «Мәгариф – киләчәктә безнең элемтәләргә җиди ярдәме булачак бәйләүче өлеш ул», - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов, Чезаре Мариа Рагальинига мөрәҗәгать итеп.
Очрашу барышында яклар туризм өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында да сөйләштеләр. Гражданнарның сәяхәт итүләре өлкәсендә мәсьәләр бар. Берсе – виза алуда ярдәм, икенчесе – туры рейслар булу. Казанда Италиянең виза үзәге бар, ә Италия белән Татарстан арасында туры рейслар юк.
Туры рейслар – бөтенләй башка вәзгыять, дип әйтте ул, бу вактытны экономияләргә ярдәм итә, бигрәк тә бу бизнеска мөһим.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан югары технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә теләгәнен белдерде. Ул кыскача “Алабуга” МИЗ, “Иннополис” инновацион проекты турында сөйләде.
2015 елның октяберендә Миланда бөтендөнья станоклар, роботлар һәм атвоматлаштыру чаралары күргәзмәсе (Emo Milano 2015) узачак, дип икәртте Рөстәм Миңнеханов. Бу Татарстан предприятиеләре өчен бик кызыклы һәм Татарстан делегациясе анда барырга җыена, дип хәбәр итте ул.
Италиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Чезаре Мариа Рагальини очрашу барышында, Италиянең гомумән Россия белән һәм, аерым алганда, Татарстан белән дәвамлы багланышларын исәпкә алып, Казанга визиты әһәмиятле булуын һәм алга таба сәүдә һәм сәнәгать мөнәсәбәтләре үсешендә потенциал булуын ассызыклады.