Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич «Адмирал» СКдагы янгын нәтиҗәләрен бетерү мәсьәләсе буенча Казанда киңәшмә уздырды

2015 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Бүген кич Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич «Адмирал» сәүдә комплексындагы янгынның тискәре нәтиҗәләрен бетерү һәм янгын сәбәпләрен тикшерү мәсьәләсе буенча Казанда эшче киңәшмә уздырды.

Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда Россия Федерациясе Генераль прокуроры Сергей Зайцев, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Россия ФИХ, Россия ЭЭМ, Россия ГХМ, Россия Тикшерү комитеты, Федераль миграция хезмәте, Суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, Роспотребнадзор бүлекчәләре җитәкчеләре, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашты.

Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич кушуы буенча «Адмирал» сәүдә комплексы бинасындагы янгын сәбәпләренә һәм шартларына бәйле белешмәләргә анализ ясалды.

Белгечләрнең бәяләмәләреннән һәм компетентлы органнар тарафыннан уздырылган тикшерүләрдән чыгып, «Адмирал» СК сәүдә мәйданчыклары милекчеләренең һәм төп арендаторларының янгын куркынычсызлыгы һәм федераль законнар таләпләрен бозулары күп кеше вафат булуга китергән дип нәтиҗә ясалды. Алдан ясалган нәтиҗәләр буенча янгын бүлекчәләренең норматив таләпләр нигезендә янгын урынына килеп җиткәнлеге ачыкланды. Төп көчләр кешеләрне бинадан эвакуацияләүне тәэмин итүгә һәм янгын сүндерү чараларына юнәлдерелгән.

Әмма киңәшмәдә катнашучылар билгеләп үткәнчә, күрелгән чаралар җитәрлек булмаган: янгын чыгу турында соңрак хәбәр ителгән, янкормада янгынннан саклану системалары булмаган һәм төп бинада алар төзек булмаган.

Шушы факт буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсе тарафыннан тикшерү уздырыла. Хәзерге вакытта төп җинаять эшенең фигурантлары кулга алынган.

Михаил Бабич сүзләренчә, кешеләр күпләп була торган урыннарда иминлекне тәэмин итү мәсьәләләрен җайга салучы норматив-хокукый базаны федераль һәм региональ дәрәҗәдә камилләштерү таләп ителә.

Моннан тыш, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле белдергәнчә, соңгы елларда ИФОда сәүдә үзәкләрендә һәм күпләп сәүдә итүнең башка урыннарында булган гадәттән тыш хәлләргә мондый фаҗигаләрне булдырмый калу максатларында анализ ясарга кирәк.

Киңәшмә йомгаклары буенча кешеләр күпләп була торган урыннарда гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калуга юнәлгән тиешле тәкъдимнәр әзерләү турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International