ТР Хөкүмәте порталында Татарстан-Төркия эшлекле форумы утырышы турыдан-туры трансляцияләнәчәк.
Чара 27 март көнне “Корстон” КСКК (Казан) мәйданчыгында уза.
Форумда вакытлыча Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Төркия Республикасының икътисад министры Нихат Зәйбәкчи, Татарстан һәм Төркиянең эшлекле даирәләре вәкилләре катнаша.
Трансляцияне карау өчен каналның дөрес уздыру мөмкинлеген сайларга кирәк: Windows Media адаптив тизлекле трансляция яки IOS мобиль җайланмалардан.
Трансляция Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталында 10.30 сәгатьтә башлана.