Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Internationalда Берләшкән Гарәп Әмирлекләре рәсми делегаты Мөбәрәк Әл-Шәмиси белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәре кысаларында узды.
Яклар WorldSkills халыкара хәрәкәтен үстерү, эшче һөнәрләре дәрәҗәсен арттыру һәм һөнәри белем бирүне үстерү, шулай ук заманча базар таләпләре нигезендә квалификацияле кадрлар әзерләү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов Россиянең 2019 елда һөнәри осталык буенча халыкара ярышларны үткәрү хокукын яулау өчен заявка бирүе хакында әйтеп узды. Заявка откан очракта, ярышлар Казанда узачак.
Искәртик, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре 2017 елда һөнәри осталык буенча WorldSkills Competition чемпионатын кабул итәчәк.