Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
“Иң яхшы тәҗрибә - иң яхшы тормыш өчен!” Бөтенроссия форумы Казанда узачак
2009 елның 3 ноябре, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “Иң яхшы тәҗрибә - иң яхшы тормыш өчен!” Бөтенроссия форумына әзерлек мәсьәләсенә багышланган брифинг булды. Әлеге форум Европа сыйфат атналыгы кысаларында 18 нче – 20 нче ноябрьдә Казанда узачак. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов, Бөтенроссия сыйфат оешмасы президенты Геннадий Воронин, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Владимир Соловьев, “Татарстан Тест” федераль дәүләт учреждениесе директоры Валерий Гогин катнашты.
“Татарстан Республикасы сәясәтенең стратегик юлы – фәнсыйдырышлы югары конкурентлы продукция җитештерүгә юнәлтелгән проектларга дәүләти ярдәм күрсәтеп, икътисадны инновацион үсеш юлына чыгару”, - дип билгеләп үтте Борис Павлов. Аның әйтүенчә, моңа 2004 елда кабул ителгән һәм 2010 елга кадәрге вакытка исәпләнгән республика профильле программасы да ярдәм итә. Аны тормышка ашыру җитештерү өлкәсенә алдынгы фәнни карарлар җәлеп итәргә, икътисадка грамоталы идарә системасын кертергә; дәүләт, фән һәм бизнесның үзара бәйләнеш нигезләрен булдырырга мөмкинлек бирә. Хәзерге вакытта Татарстанда җитештерелә торган продукциянең сыйфатын арттыруга юнәлтелгән чираттагы максатчан программа эшләнелә, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең махсус премияләре бирелә, “100 иң яхшы товар” конкурсы үткәрелә.
Геннадий Воронин фикеренчә, продукциянең сыйфатлылыгы буенча Татарстан Россиядә иң алдынгы урынны алып тора. Ихтимал, нәкъ менә шуның аркасында республикабыз башкаласы шундый күренекле форумны үткәрү урыны итеп сайлангандыр да инде. Борис Павлов өч көнгә планлаштырылган чаралар программасы турында җентекләп сөйләде. Шуларның аеруча кызыклыларыннан берсе – пленар утырыш. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Бөтенроссия сыйфат оешмасы президенты Геннадий Воронин, Россия Сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр союзы президенты Александр Шохинның катнашуы, Новгород өлкәсендәге иң зур предприятие белгечләренең сыйфат менеджменты буенча мастер-класс үткәрүе, Татарстанның зур сәнәгый предприятиеләренә (“Казаноргсинтез” ААҖ, “Казан вертолет заводы” ААҖ, “Казанкомпрессормаш” ААҖ) бару күздә тотыла.
Форумның соңгы эш көнендә Россия икътисадының мөһим мәсьәләләре буенча җиде түгәрәк өстәл үткәрү планлаштырыла. Утырышлар барышында форумда катнашучылар сәламәтлек саклау һәм мәгарифнең сыйфатлылыгы, сәнәгатьтә сыйфатлылык, экология һәм яшәү дәрәҗәсенең сыйфатлылыгы һ.б. көнүзәк мәсьәләләр турында фикер алышачак. Программага 2009 елда Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең сыйфат өчен бирелә торган премияләрен алуга үткәрелгән республика конкурсы лауреатлары һәм дипломантларын бүләкләү дә кертелгән.
Шуны искәртик: узган гасырның 80 нче еллар ахырыннан башлап, ел саен ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә сыйфат һәм стандартлаштыру буенча зур халыкара оешмалар инициативасы белән БМО химаясендә Бөтендөнья сыйфат көне, ә 1995 елдан Европа сыйфат атналыгы билгеләп үтелә. Бу көннәрдә Европа, Азия һәм Американың күпчелек дәүләтләрендә чаралар үткәрелә. Аларның максаты – продукция һәм хезмәтләрнең югары сыйфатлы булуының; тотрыклы үсеш булдыру һәм гражданнарның лаеклы тормышын тәэмин итү өчен, җәмгыять белән идарә итүнең әһәмиятен ассызыклау. Россия дә Сыйфат көнен даими билгеләп үтә.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Безнең республикада территорияләрне үстерүгә һәм җирле үзидарәне камилләштерүгә зур игътибар бирелә
Бүген Казанда «Корстон» КСККда Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм республиканың җирле үзидарә вәкилләре катнашты.
16
апрель, 2026 ел
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе: 2026 елның өч аенда Татарстанда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Татарстан Республикасында 2026 елның өч аенда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кеше һәлак булган һәм 677 кеше җәрәһәт алган. Мондый мәгълүматлар бүген Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр ителде.
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын раслаулары турында сөйләделәр
Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын расладылар. Бишьеллыкка финанслауның гомуми күләме - 5 млрд сум. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин сөйләде.
15
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Министрлар Кабинетының 2025 ел нәтиҗәләре буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 ел йомгаклары буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз