Рөстәм Миңнеханов: Татарстан предприятиеләре энергияне сак тоту буенча зур потенциалга ия

2015 елның 1 апреле, чәршәмбе

Татарстан предприятиеләре энергияне сак тоту буенча зур потенциалга ия. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 2014 йомгаклары буенча «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру» дәүләт программасын гамәлгә ашыруга һәм 2015 ел бурычларына багышланган Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышында хәбәр итте. Чара Казанда «Казан ярминкәсе» КҮ территориясендә «Энергетика. Ресурсларны сак тоту» XVI халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен һәм «Энергия ресурслары нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту» XV халыкара симпозиумын ачу тантанасы кысаларында узды. Утырышта шулай ук ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, федераль һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре һәм башкалар катнашты.


Утырышта катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика сәнәгатенең агымдагы икътисадый ситуациясе шартларында конкуренциягә сәләтле булып калырга кирәк. Ә моның өчен Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы сүзләренчә, энергия ресурсларын сак тоту буенча программа эшләргә: эшкә заманча технологияләрне, идарәнең яңа системаларын һәм технологияләрен кертергә кирәк». Ул ассызыклаганча, эре Татарстан компанияләре моны башкалардан алдарак аңладылар һәм бу юнәлештә күптәннән эшлиләр. «Без барыбыз да бу юнәлештә актив эшләргә тиеш. Индивидуаль кулланучылардан алып кече һәм урта бизнеска кадәр», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул белдергәнчә, энергияне сак тоту программасын гамәлгә ашырмыйча республика предприятиеләре халыкара базарда конкуренциягә чыдамаячаклар.


Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, субсидияләү федераль программалары нәтиҗәсендә Татарстанда энергияне сак тоту өлкәсендә җитди модернизация уздырып булды. Бигрәк тә бюджет өлкәләрендә. «Бюджет өлкәсе бүген – энергияне күп кулланучы тармак. Мәсәлән, медицина комплекслары. Медицина комплексын һәр реконструкцияләү энергия куллануны ике-өч мәртәбә арттыра. Чөнки заманча җайланмалар бик күп энергия таләп итә. Без моны исәпкә алырга тиеш», - дип өстәде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. Ул шулай ук утырышта катнашучылар игътибарын федераль үзәкнең бу өлкәгә субсидияләр җибәрми башлавына юнәлтте. Шуңа карамастан, «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру» дәүләт программасын гамәлгә ашыру дәвам итәргә тиеш, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.


Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы авыл хуҗалыгына аерым тукталды. «Туфракны эшкәртү һәм урып-җыю бик күп энергия чыгымнары таләп итә. Элек кулланылган бик күп технологияләр искергән. Эшнең яңа методларын эзләргә кирәк. Бу бит безнең икътисадта да чагыла», - диде Рөстәм Миңнеханов.


ТКХ торышы, бигрәк тә республиканың муниципаль районнарында, борчу уята, диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. Аның сүзләренчә, әлеге тармакка җитди акча кертүләр кирәк. Рөстәм Миңнеханов Татарстанда ТКХ өлкәсенә инвесторлар җәлеп итү буенча махсус дәүләт структурасы булдырырга тәкъдим итте.


Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, энергияне сак тоту программасын киләчәктә гамәлгә ашыру максатларында республика предприятиеләре хезмәткәрләре өчен төрле укыту программалары уздырырга кирәк. Әмма иң беренче чиратта энергияне сак тоту кешеләрнең эчке культурасы булырга тиеш, диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. Бу максатлар өчен Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чараларын активрак җәлеп итәргә өндәде.


Төп нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов чыгыш ясады.Ул хәбәр иткәнчә, энергияне сак тоту федераль программасы буенча 2014 елда Татарстанда федераль бюджет акчалары кысаларында 266,5 млн. сум үзләштерелгән. Республика бюджетыннан финанслашу – 1,27 млрд. сум.


Равил Зарипов сүзләренчә, республикада ҖРП формалаштыруда сәнәгать беренче урында тора, аңа беренчел җылылык-энергетика ресурсларының 87%ы туры килә.

Республикада химия һәм нефть химиясе тармаклары иң күп энергия сыйдырышлы. Энергияне сак тоту буенча бу предприятиеләр арасында «ТАИФ» һәм «Татнефть» компанияләре аерылып тора, диде ул.


Утырышта нотыклар белән шулай ук Росси Энергетика министрлыгының Энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру департаменты директоры Александр Митрейкин, Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дамир Сафиуллин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, «Данфосс» ҖЧҖ генераль директоры Михаил Шапиро чыгыш ясады.


Аннары Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов республика энергетика тармагының алдынгы хезмәткәрләренә «Фидакарь хезмәт өчен» медале һәм Россия Федерациясе\ Энергетика министрлыгының мактау грамотасын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International