Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
2015 елда Татарстан югары уку йортларына керү өчен 2 меңнән артык бюджет урыны артачак
2015 елның 7 апреле, сишәмбе
2015 елда республикадагы югары уку йортларына керү өчен бюджет урыннары 14488дән 16588гә кадәр артачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов белдерде. Бу чара республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Брифингта катнашучыларны сәламләп, Андрей Поминов, бүгенгә республикада 71 белем бирү оешмасы эшли, алар югары белем бирү программасы буенча әзерлек алып бара, дип белдерде.
2015 елда республика югары уку йортлары өчен 16588 бюджет урыны бүлеп бирелгән. Узган ел 14488 бюджет урыны булган. “Шуны аңларга кирәк, 16588 бюджет урынының барысы да мәктәп тәмамлаучылар өчен түгел, аларның бер өлеше магистрлык программаларына каралган”, -дип ачыклык кертте Андрей Поминов.
Ул ассызыклаганча, югары уку йортына керү өчен документлар 19 июньнән 24 июльгә кадәр кабул ителәчәк. 27 июльдә югары уку йортының рәсми сайтында һәм мәгълүмат стендында укырга керергә теләүчеләрнең исемлеге урнаштырылачак. 30 июльдә кабул итү имтиханнарыннан башка (аерым категория абитуриентлар, олимпиадада катнашучылар һ.б.) укырга керүчеләр турында приказ булачак. 4 һәм 7 августта гомуми конкурс буенча укырга кергәннәр турында приказ урнаштырылачак.
Андрей Поминов максатчан кабул итү мәсьәләләренә аерым тукталды.
“Мәгариф өлкәсендә югары уку йортларына максатчан кабул итү кагыйдәләренең үзгәрүе турында белдерде. Яңа кагыйдәләр буенча максатчан белем алу турында ике килешү төзелә: абитуриент һәм эш бирүче арасында, югары уку йорты һәм эш бирүче арасында. Хәзер муниципаль районнар эш бирүчеләрдән гаризалар җыеп, 1 апрельгә кадәр районнан укырга керергә теләүчеләр исемлеген төзи. 1 майга кадәр әлеге исемлекләр тармак министрлыкларына җибәрелә, 10 майга кадәр министрлыклар гомуми исемлекне югары уку йортына җибәрә. Югары уку йорты 20 майга кадәр бюджет нигезендә ничә урын бүлеп биреләчәге турында аларга җавап кайтарырга тиеш”, - дип өстәде Андрей Поминов.
“Федераль нормалар нигезендә, максатчан кабул итүгә, кагыйдә буларак, бюджет урыннарының 15% бүлеп биреләчәк. Югары уку йортларының, эш бирүчеләрнең яисә муниципалитетларның аерым гаризалары буенча кабул итүнең контроль цифрлары сизелерлек артырга мөмкин”, - дип ышандырды Андрей Поминов.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Безнең республикада территорияләрне үстерүгә һәм җирле үзидарәне камилләштерүгә зур игътибар бирелә
Бүген Казанда «Корстон» КСККда Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм республиканың җирле үзидарә вәкилләре катнашты.
16
апрель, 2026 ел
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе: 2026 елның өч аенда Татарстанда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Татарстан Республикасында 2026 елның өч аенда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кеше һәлак булган һәм 677 кеше җәрәһәт алган. Мондый мәгълүматлар бүген Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр ителде.
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын раслаулары турында сөйләделәр
Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын расладылар. Бишьеллыкка финанслауның гомуми күләме - 5 млрд сум. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин сөйләде.
15
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Министрлар Кабинетының 2025 ел нәтиҗәләре буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 ел йомгаклары буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз