Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Мәскәүдә, ул анда Дәүләт Советы утырышында катнашты, утырышта кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү чаралары каралды.
Дәүләт Советы утырышы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рәислегендә узды. Фикер алышуга чыгарылган мәсьәләләр арасында – кече бизнеска дәүләт ярдәме нәтиҗәлелеген арттыру, эшкуарларның кредит ресурслары алу мөмкинлеген киңәйтү, кадрлар белән тәэмин итүгә, салым һәм хокукый җайга салуга, шул исәптән хезмәт мөнәсәбәтләрен, контроль-күзәтчелек органнары тарафыннан тикшерүләр уздыруга бәйле проблемаларны хәл итү.
Утырышта Россия Федерациясе Хөкүмәте әгъзалары, кайбер регионнар губернаторлары, шулай ук эшкуарлык берләшмәләре вәкилләре катнашты.
Россия Президентының рәсми сайтында www.kremlin.ru утырышның стенографик хисабы бастырып чыгарылачак.