Федор Бондарчук Рөстәм Миңнехановка “КАМАЗ” заводы турындагы сериал проекты турында сөйләде

2015 елның 8 апреле, чәршәмбе

Режиссер Федор Бондарчук Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда  “КАМАЗ” заводы турындагы сериал проекты турында сөйләде.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Федор Бондарчук хәбәр иткәнчә, яңа проектта әлеге автопредприятие белән тормышларын бәйләгән кешеләр турында, Чаллы шәһәре тарихы һәм “КАМА-мастер” командасы турында сүз барачак.

Режиссёр билгеләгәнчә, хәзерге вакытта сериалга сценарий языла. Яңа проектны тормышка ашыруга  популяр “Молодежка” сериалында эшләгән авторлар төркеме җәлеп ителгән.

Федор Бондарчук сүзләренчә, әлеге сериаллар сәләт һәм кыюлык таләп иткән катлаулы темаларны ачуны таләп итүләре белән охшаш.

“КАМАЗ” тарихы данлыклы. Ул – кешеләр тарихы да, шәһәр, икътисадый һәм сәяси кыенлыкларны җиңү тарихы да. Әлеге темага алыну өчен, сәләт кенә түгел, ә кыюлык та кирәк”, - дип ассызыклады Федор Бондарчук.

Сериалны төшерә башлау вакыты һәм сюжет турында Федор Бондарчук сөйләп тормады. Аның сүзләренчә, хәзер беренче чиратта “КАМАЗ” предприятиесендә һәм “КАМАЗ-мастер” командасы күнекмәләре үткәрелә торган мәйданчыкларда сериалны төшерү барышы турында килешергә кирәк.

Режиссёр Рөстәм Миңнехановка бу мәсьәләләрдә ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать итте.  

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы “КАМАЗ” турында сериалны төшерү идеясен уңай бәяләде һәм республика җитәкчелеге тарафыннан төшерү төркеменә бөтен кирәкле ярдәм күрсәтелүендә ышандырды.

Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Кузьмин, нов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International