Денис Мантуров: «КАМАЗ» компаниясенең Индонезия базарында беркетелеп калуына бөтен мөмкинлекләр бар

2015 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

«КАМАЗ» компаниясенең Индонезия базарында беркетелеп калуына бөтен мөмкинлекләр бар, дип ышаныч белдерде Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров. Бүген ул Сәүдә-икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия-Индонезия уртак комиссиясе утырышында катнашты. Индонезия делегациясен Индонезиянең Икътисад мәсьәләләре буенча министр-координаторы, Сәүдә-икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия-Индонезия уртак комиссиясе рәистәше Софьян Җәлил җитәкләде. Чара Казанда «Корстон» КСККда узды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм башкалар катнашты.

Денис Мантуров билгеләп үткәнчә, бүген «КАМАЗ» компаниясе Индонезиягә чагыштырмача аз санда йөк автомобильләре җибәрә. «Күптән түгел без «КАМАЗ» заводы продукциясен җибәрү турында дистрибьюторлык килешүе төзедек. Индонезия – эре базар, аның аша Көньяк-Көнчыгыш Азиянең башка базарларына чыгып була», - диде Денис Мантуров.

Ул билгеләп үткәнчә, Чаллы автоконцерны Индонезия территориясендә җыю производствосы ачарга һәм хезмәт күрсәтү челтәре оештырырга ниятли.

Индонезиянең Икътисад мәсьәләләре буенча министр-координаторы Софьян Җәлил бу фикерне хуплады. Ул хәбәр иткәнчә, бүген Индонезия автобазарының 97%ын Япония машиналары тәшкил итә. «Мин «КАМАЗ» продукциясенең югары сыйфатлы булуына шикләнмим. Әмма корпоратив мәсьәләләрдә катлаулыклар бар», - диде Софьян Җәлил. Ул ассызыклаганча, индонезиялеләр үз юлларында Татарстан «КАМАЗ»ы машиналарын күрүгә шат булачак, әмма моның өчен йөк автомобильләре югары таләпләргә туры килергә тиеш. Әлеге мәсьәләдә мөһим фактор – хезмәт күрсәтүне оештыру һәм финанс ярдәме. «Индонезиянең автомобиль базарында Япониянең тоткан урыны бик зур, шуңа күрә күп көч куярга кирәк булачак. Без үз чиратыбызда «КАМАЗ» компаниясенә мөмкин кадәр ярдәм итәчәкбез», - диде Индонезиянең Икътисад мәсьәләләре буенча министр-координаторы Софьян Җәлил.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International