Венгриядән килгән коллегаларыбыз тәкъдим иткән проектлар уңышлы булсын өчен Татарстанда аларга һәрьяклап ярдәм күрсәтеләчәк. Бүген Казанның "Корстон" комплексында узган Икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Венгрия Хөкүмәтара комиссия утырышында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов шулай дип вәгъдә бирде.
Пленар утырышта Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры, Икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Венгрия Хөкүмәтара комиссия рәистәше Николай Федоров, Венгриянең Тышкы икътисадый элемтәләр һәм тышкы эшләр министры, Хөкүмәтара комиссия рәистәше Петер Сийярто, Россия Федерациясенең Венгриядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Владимир Сергеев, Венгриянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Янош Балла, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Венгриянең Тышкы икътисадый элемтәләр һәм тышкы эшләр министрлыгы вәкилләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов чыгышында Татарстанга булган кызыксыну һәм комиссия утырышын үткәрү урыны буларак республиканы сайлап алган өчен рәхмәтен җиткерде. “Бүгенге очрашу нәтиҗәсе буларак имзаланачак документ безнең багланышларда уңай нәтиҗәләргә китерер дип өметләнәбез”, - дип белдерде ул. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы, 90нчы еллар башында Венгрия белән булган мөнәсәбәтләр тәҗрибәсен кайтарырга кирәк, дип саный.
Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстанда энергетика компанияләре актив эшләгәнен билгеләп узды. Аның фикеренчә, бу өлкәдә уртак проектларны да гамәлгә ашырып булыр иде. Сәнәгать сәясәтенә килгәндә, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов автокомпонентлар җитештерү мәсьәләсендә Венгриягә тиз арада реакция күрсәтүе өчен рәхмәтен җиткерде. Ул быел май азагында – июнь башында республиканың автокомпонентлар җитештерүчеләре белән Венгрия-Татарстан бизнес-форумы узачагы турында хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов Венгрия делегациясе составында Будапешт һәм Казан арасында турыдан-туры авиарейсларны ачарга әзер булган авиакомпания вәкилләре булуын да әйтеп үтте.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов республиканың, индустриаль һәм авыл хуҗалыгы югары үсеш алган төбәк булуына карамастан, Венгриядә агросәнәгать өлкәсендә кулланыла торган заманча технологияләр, партнерлык мөнәсәбәтләре өлкәсендәге тәҗрибәгә таяну артык булмаячагын белдерде. Рөстәм Миңнеханов шулай ук нефть химиясе өлкәсендә хезмәттәшлек итүгә игътибарлы булырга өндәде. “Венгрия һәм Татарстанның хезмәттәшлеге өчен өстенлекле юнәлешләр булып шулай ук, фармацевтика, энергияне сак тоту, авыл хуҗалыгы, җиңел сәнәгать һәм башкалар була ала, бу өлкәләрдә уртак мәнфәгатьләребез табылыр дип уйлыйм”, - диде ул. Р. Н. Миңнеханов, Венгриядән килгән коллегаларыбыз тәкъдим иткән барлык проектларга төрле яклап ярдәм күрсәтеләчәк, диде.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов мәдәният өлкәсендәге хезмәттәшлеккә тукталып, Россиядә Венгрия мәдәнияте көннәре кысаларында, Казанда Венгрия дәүләт халык ансамбле чыгыш ясаячагы турында хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Венгрия арасындагы мөнәсәбәтләрнең җайга салынуына Татарстанның да саллы өлеш кертәчәген ассызыклады. Ул шулай ук быел Казанда Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты үткәрелүен искәртеп: “Татарстан бу өлкәдә тәҗрибә алмашырга әзер, чөнки Будапештның бу дөньякүләм вакыйганы 2017 нче елда уздырасы бар. Әлеге чемпионат элемтәләрне ныгыту өчен шулай ук бер җирлек булып хезмәт итәчәк”, - дип белдерде Р. Миңнеханов.
Пленар утырыштан соң, Татарстан Хөкүмәте һәм Венгриянең Тышкы икътисади элемтәләр һәм тышкы эшләр министрлыгы арасында килешү имзаланды.