Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФ оборона министры урынбасары Юрий Борисов, РФ Хәрби-диңгез флоты баш командующие адмирал Виктор Чирков, Белгород өлкәсенең Грайворон районы хакимияте башлыгы Александр Верзун, ТР Яшел Үзән районы башлыгы, Яшел Үзән мэры Александр Тыгин, "Ак Барс" холдинг компаниясе" ААҖ директоры Иван Егоров, "Яшел Үзәннең А.М.Горький исемендәге заводы" генераль директоры Ренат Мистахов һәм башкалар катнашты.
Сәламләү сүзендә Илдар Халиков билгеләп узганча, яңа кораб җитештерә башлау - завод өчен генә түгел, бөтен республика өчен бәйрәм. Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Хөкүмәте исеменнән РФ Оборона министрлыгына заводка күрсәтелгән ышаныч һәм яңа заказлар алу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.
"Бу вакыйга ТРның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның "Без булдырабыз!" дигән сүзен тагын бер кат раслый, - диде ТР Премьер-министры. - Иң югары технологияле судно төзү предприятиесе, Горький исемендәге заводның уңышлы эше дәвам итүен телим. РФ Президенты куйган һәм ил бездән үтәлүен көткән бурычларны лаеклы рәвештә үтәрбез дип ышанам".
Кече ракета корабларын төзү турындагы карар Каспий флотының судно төзелешен үстерү программасы кысаларында кабул ителгән. 2010 елда Яшел Үзән заводы тендерда откан һәм Россия Оборона министрлыгы белән әлеге проект корбаларын төзүгә контрактны имзалаган.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин барысын да Россия һәм Беларусь халыкларының берләшүе көне белән котлады.
Искәртәбез, Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне 2 апрельдә билгеләп үтелә.
«Россия һәм Белоруссия халыклары арасында тарихи урнашкан тыгыз элемтәләр мәдәниятләр, традицияләр һәм кыйммәтләр уртаклыгына, үзара хөрмәт һәм ярдәмгә нигезләнгән", - диелә котлау текстында.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Төп тема - 2025 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2026 елга бурычлар турында.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы рус теле буенча комиссия утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Ләйлә Фазлыева үткәрде.