Николай Федоров: Татарстанда иң амбициоз проектларны да гамәлгә ашырырга мөмкин

2015 елның 10 апреле, җомга

Бүген Казанда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров һәм Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстанда махсуслаштырылган оештырылган теплица зонасы (СОТЗ) буенча «Mir Holding» (Төркия) компаниясе проектын тәкъдир итү белән таныштылар. Тәкъдир итү «Корстон» КСККдә уздырылды. Чарада «Дизайн Групп» компаниясе Директорлар советы рәисе Ибраһим Мирмәхмүтогуллары, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов һәм башкалар катнашты.

Тәкъдир итү барышында Ибраһим Мирмәхмүтогуллары махсуслаштырылган оештырылган теплица зонасы оештыру турында сөйләде, анда помидор, кыяр, кәбестә, борыч, кавын һәм башкалар үстереп була. Төркия компаниясе «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә әлеге проектны оештыру планлаштыра.

Ибраһим Мирмәхмүтогуллары билгеләп үткәнчә, якын киләчәктә Алабуга» МИЗда 5 гектарлы теплица хуҗалыгын ачу планлаштырыла, киләчәктә мәйданнарны 1000 гектарга җиткерү карала. Шунда ук лаборатория һәм яшелчәләрне, җиләк-җимешләрне эшкәртү линиясе ачылачак.

7 ел эчендә проектка инвестицияләрнең гомуми күләме – 2 млрд. 300 млн. АКШ доллары булачак. Персонал саны 20 мең кеше тәшкил итәчәк.

Николай Федоров ассызыклаганча, бу амбициоз һәм югары технологияле проект Россия аграр сәясәтенең яңа приоритетларына туры килә.

Бүген, Россия Авыл хуҗалыгы министры сүзләренчә, илдә 2100 гектар мәйданда теплицалар бар, әмма шуларның 70%ын реконструкцияләргә яисә модернизацияләргә кирәк.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры проектны гамәлгә ашырырга мөмкин. Ул ассызыклаганча, Россиядә «Дизайн Групп» компаниясе вәкилләренең Рөстәм Миңнеханов кебек ышанычлы партнёры бар. Николай Федоров Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановтан бу проект буенча төркия компаниясенә ярдәм күрсәтергә сорады. «Мин, Татарстан регионын белгән кеше буларак, монда гамәлгә ашырылачак проектларга ышанам. Татарстанда теләсә нинди идеяне тормышка ашыра беләләр», - диде Николай Федоров.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында билгеләп үткәнчә, Татарстанга федераль үзәк зур ярдәм күрсәтә. Ул ассызыклаганча, булачак инвесторлар өчен салым ташламалары мәсьәләләре буенча җентекләп фикер алышырга кирәк. «Бу системаның ничек эшләвен карарга. Минемчә, без бу бурычны хәл итә алачакбыз», - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International