Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Креатив индустрияләр фонды булдыру турында хәбәр итте

2015 елның 11 апреле, шимбә

Татарстанда Креатив индустрияләр фонды булдырылачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казанда Calvert Forum форумы кысаларында узучы «Постиндустриаль икътисад проблемалары: яңа үсеш юллары» темасына багышланган утырышта хәбәр итте. Чара югары технологияләр өлкәсендә технопарк – ИТ-парк мәйданчыгында узды. Форумда шулай ук СПбДУ Ирекле сәнгатьләр һәм фәннәр факультеты деканы Алексей Кудрин, «Леонтьев үзәге» социаль-икътисадый тикшеренүләр халыкара үзәге» АКБО директоры Леонид Лимонов, региональ брендинг буенча белгеч - Calvert Forum модераторы Джонатан Макклори (Бөекбритания) һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында ассызыклаганча, иҗат индустриясе – бүген бөтендөнья сәүдәсендә динамик үсеш алган индустрия. Еллык үсеш 8,8% тәшкил итә. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы искәрткәнчә, 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында кеше капиталын җәлеп итүгә зур игътибар бирелә. «Иң яхшы белгечләрне үзебездә калдыру һәм җәлеп итү өчен сыйфатлы шәһәр тирәлеген үстерергә кирәк. Һәм без бу юнәлештә максат куеп эшлибез. Шуңа күрә дә 2015 ел парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан территориясен үстерүнең комплекслы чаралары турында сөйләде. Аерым алганда, борынгы Болгар шәһәрен, Свияжск утрау-шәһәрен һәм Казанда Адмиралтейство бистәсен яңарту проектлары турында.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика җитәкчелеге бу юнәлештәге прогрессив яшьләргә төрле яклап ярдәм күрсәтә.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов «2015-2020 елларда Татарстан Республикасында талантларга стратегик идарә» программасы турында сөйләде. «Бүген мин "Штаб" иҗат индустриясенең яңа резиденциясендә булдым. Безнең өчен шактый яңа проект. Мин шунда дөрес юлда булуыбызны аңладым», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Иннополис шәһәрен төзү турында, иске сәнәгать мәйданчыкларын яңарту буенча зур программа турында сөйләде. «Бүген эре шәһәрләр креатив яшьләрне җәлеп итү өчен көрәшә. Иҗат – бит ул бөтенләй яңа нәрсәләрне булдыру процессы. Шуңа күрә Казан бөтен илебездән иҗат кешеләрен җәлеп итү үзәгенә әверелергә тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Тагын Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы республикада Креатив индустрияләр фонды булдыру турында хәбәр итте.

СПбДУ Ирекле сәнгатьләр һәм фәннәр факультеты деканы Алексей Кудрин креатив индустрияне икенче урындагы индустрия итеп карамаска өндәде. Аның сүзләренчә, бу өлкәне үстерү сәнәгать тармагында прогресска китерәчәк.

Алексей Кудрин билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасында бик күп перспектив иҗат кешеләре яши. Алар үз идеяләрен тормышка ашырсын өчен шартлар тудырырга кирәк, диде ул.

Аннары форумда катнашучылар илне социаль-икътисадый үстерү өлкәсендә креатив индустрияләрнең роле турында фикер алышты. Шулай ук, цифрлы индустриянең халыкара үзәкләреннән берсе буларак, Казан шәһәренең үсеш перспективалары турында сөйләштеләр. Татарстан башкаласында Calvert Forum 2015 елның 11 апреленнән 12 апреленә кадәр барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International