Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Пасха бәйрәме белән котлады

2015 елның 11 апреле, шимбә

Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов республика халкын Пасха бәйрәме белән котлады. .

"Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!

Сезне Бөек пост тәмамлану һәм Христосның Яңадан туу бәйрәме белән тәбрик итәм.

Дөньядагы барлык христианнар өчен Изге Пасха үз-үзеңне аямыйча кешеләргә хезмәт итү, аларны чын күңелдән ярату һәм кичерә белү символы булып тора. Ул яшәүдәртен, яхшылыкның явызлыктан һәрчак өстен чыгуын, гөнаһлардан арынуны һәм шәхеснең рухи яңарышын гәүдәләндерә.

Күңеленә иман нуры иңгән һәркем өчен якын һәм аңлаешлы булган Пасха тантаналарыбердәмлеккә ирешүдә, мәңгелек рухи-әхлакый кыйммәтләрнең өстенлеген раслауда көчле этәргеч булып тора.

Татарстанның православие җәмәгатьчелеге вәкилләре, мөселманнар һәм башка традицион диннәрне тотучылар белән берлектә, конфессияара  һәм милләтара татулыкны ныгытуга, җәмгыятьнең рухи үсешенә саллы өлеш кертәләр.

Әлеге нурлы бәйрәм көннәрендә илгә-көнгә тынычлык теләү, шәфкать һәм гаделлеккә, миһербанлылыкка һәм камиллеккә ышанычбезне тагын да берләштерә.

Христосның Яңадан туу бәйрәме күңелләрегездә иман ныклыгын, әхлакый камилләшүгә һәм пакъләнүгә омтылышны көчәйтсен.Чын йөрәктән сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, сәламәтлек һәм иминлек телим!

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Н. Миңнеханов".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International