Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Учительская газета» баш редакторы Петр Положевец белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Әңгәмәнең төп темасы быел октябрь аенда Казанда "2015 ел укытучысы" бөтенроссия конкурсын үткәрү булды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, "Ел укытучысы" профессиональ конкурсы Россиянең педагогик берлеге өчен күренекле һәм мөһим вакыйга. Әлеге масштаблы чараны Татарстанда үткәрү зур җаваплылык таләп итә, дип өстәде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.
Шуннан Рөстәм Миңнеханов һәм «Учительская газета» баш редакторы һәм “Ел укытучысы” бөтенроссия конкурсын оештыручыларның берсе Петр Положевец Казанда чараны оештыру һәм уздыру мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Искәртик, узган ел әлеге конкурста Татарстан Республикасының Нурлат шәһәреннән биология укытучысы Алла Головенькина җиңде.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева катнаштылар.