Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында Ирландиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле вәкиле Филипп Макдона белән очрашты

2009 елның 16 ноябре, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында Ирландиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илчесе Филипп әфәнде Макдона (Philip McDonagh) белән очрашты.
Визит танышу характерында иде.
Очрашу барышында икътисад, инновацияләр, мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә икеяклы хезмәттәшлекне үстерү турында сүз барды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры, нигездә, Ирландиядә булганы барлыгын билгеләп үтте һәм илчегә Россия төбәкләренә аерым игътибар юнәлтүе өчен рәхмәт белдерде.
Шуны искәртик: бүген үк Ирландиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илчесен Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев кабул итте (http://www.tatar-inform.ru/news/2009/11/16/193642/).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International