Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында Әзәрбәйҗан Республикасы татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасының Әзәрбәйҗандагы (Баку) Даими вәкиллегендә узды.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов 2015 елның 13-14 апрелендә Әзәрбәйҗанда эш сәфәрендә булачак.
Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Әзәрбәйҗан татар җәмәгатьчелеге активистларына татар телен һәм мәдәниятен саклап калуга керткән өлешләре, уртак рухи хәзинәләрне арттырганнары өчен рәхмәт белдерде.
Рөстәм Миңнеханов бөтендөнья татарларын берләштерүдә Татарстан гамәлгә ашыручы проектлар турында кыскача гына сөйләде. Бүген татарларга, кайсы илдә яшәүләренә карамастан, туган телне, үз халкының традицияләрен саклауда ярдәм кирәк, диде ул. Моның өчен «Ана теле» татар телен дистанцион өйрәтү буенча онлайн-программа эшләнде, «ТНВ-Планета» спутник каналы булдырылды һәм уңышлы эшләп килә.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук республикада уздырылучы форумнар, шул исәптән татар хатын-кызлары форумы, татар яшьләре форумы һәм башкалар турында сөйләде, ул форумнарда төрле илләрдә һәм Россиянең төрле регионнарында яшәүче татар җәмәгатьчелекләре һәм диаспоралары вәкилләре дә катнаша.
Очрашуда катнашучылар алдында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров та чыгыш ясады. Ул шулай ук татар халкы традицияләрен саклап калу буенча Бөтендөнья татар конгрессы эше турында сөйләде.
«Туган тел» татар мәдәнияте республика җәмгыяте рәисе Гөлҗан Мәсәутова Татарстан җитәкчелегенә һәм Рөстәм Миңнехановка Әзәрбәйҗан татар җәмәгатьчелеге үсешенә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
«Туган тел» җәмгыяте Әзәрбәйҗанда Татарстанны лаеклы тәкъдир итә, - диде ул. – Без ел саен Сабантуй татар милли бәйрәмен Бакуның иң матур мәйданнарда уздырабыз, татар композиторы Салих Сәйдәшев юбилеен бәйрәм иттек, татар шагыйрьләренең, рәссамнарының иҗат кичәләрен уздырабыз, Татар теле көнен, Татар ашлары көнен билгеләп үтәбез».
Гөлҗан Мәсәутова хәбәр иткәнчә, 2014 елда ул Әзәрбәйҗанның Россия ватандашлары координация советы рәисе итеп сайланган. Ул Рөстәм Миңнехановка Баку урамнарының берсенә Габдулла Тукай исемен бирүдә ярдәм күрсәтүен сорап мөрәҗәгать итте.
«Яшьлек» Әзәрбәйҗан татар яшьләре үзәге рәисе Диаз Әхмәдҗанов Сабантуй татар бәйрәмен уздыруда финанс ярдәме күрсәтүне сорады. Ул билгеләп үткәнчә, Бакуда Сабантуйга былтыр 3 меңнән артык кеше килгән. Моннан тыш, Диаз Әхмәдҗанов Кавказ һәм Кавказ аръягы татар яшьләре форумын оештыруны һәм уздыруны тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов бу инициатива буенча ярдәм күрсәтергә йөкләмә бирде.
Очрашу барышында егерменче гасыр Әзәрбәйҗан мәдәни тормышында татар театр зыялылары роле турында, татар композиторларының мәдәни мирасы турында атаклы Әзәрбәйҗан композиторы, Рөстәм Яхинның дусты Муса Мирзоев сөйләде.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Әзәрбәйҗан татар җәмәгатьчелегенең аеруча актив вәкилләренә Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләрен тапшырды.
Очрашу истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды
Очрашуда Әзәрбәйҗан Республиканың Икътисад һәм сәнәгать министры Ниязи Абдулла оглы Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасының Әзәрбәйҗан Республикасындагы даими вәкиле Альфред Закиров катнашты.