Татарстанның беренче вице-премьеры Борис Павлов “Роснанотех” һәм Татарстан Республикасы арасында төзелгән Хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру Координация Советының киңәйтелгән утырышына әзерлек буенча киңәшмә үткәрде

2009 елның 17 ноябре, сишәмбе
Кичә, 16 нчы ноябрьдә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Премьер-министрның беренче урынбасары Борис Павлов җитәкчелегендә узган киңәшмәдә “Россия нанотехнологияләр корпорациясе” дәүләт корпорациясе һәм Татарстан Республикасы арасында нанотехнологияләр һәм наноиндустрияне үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында төзелгән Килешүне гамәлгә ашыру Координация Советының киңәйтелгән утырышына әзерлек турында фикер алыштылар.
Шуны искәртик: Координация Советының киңәйтелгән утырышында (20 нче ноябрьдә булачак) 2009-2013 елларга һәм 2015 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасы наноиндустриясен проектлы үстерү комплекслы программасын раслау күздә тотыла.
“Бүгенге көндә безнең максатыбыз – 2009-2013 елларга һәм 2015 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасы наноиндустриясен проектлы үстерү комплекслы программасын җентекләп эшләп бетерү. Әлеге программа нанотехнологияләр һәм наноматериаллар булдыру буенча тикшеренүләр һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләре өлкәсендәге 170 тән артык проектны үз эченә ала”, - диде Борис Павлов. Ул проектларны финанслауның якынча күләме 110 млрд. сумнан артык булуын искәртте.
“Безнең бурычыбыз – инвестиция проектларын коммерцияләштерү. Зур үсеш алган инфраструктура, фән-мәгариф потенциалы һәм төзелгән технопарклар булу Татарстан предприятие һәм оешмаларында нанотехнологияләрне сәнәгый куллану, шул рәвешле проектларны тормышка ашыру мөмкинлеге бирә”, - диде Борис Павлов.
Киңәшмә кысаларында 2009 елның 8 нче – 11 нче декабрендә “Нанотехнологияләр. Казан-2009” I халыкара махсуслашкан күргәзмәсен һәм “Сәнәгатьтә нанотехнологияләр” IX халыкара конференциясен үткәрү буенча оештыру мәсьәләләре һәм Татарстан Республикасының “Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея” конкурсына тәкъдим ителгән наноиндустрия проектлары турында фикер алыштылар.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының урынбасары Фәрит Туктаров, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының урынбасары Вадим Хоменко, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының инвестицион һәм инновацион эшчәнлек идарәсе башлыгы Святослав Гусев, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының фәнни тикшеренүләрне координацияләү һәм үстерү бүлеге башлыгы Илдар Газизов, “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директорының урынбасары Илгизәр Якушев, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең вице-президенты Әсхәт Гомәров, “Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды” коммерцияле булмаган дәүләт оешмасы директорының урынбасары Руслан Габидуллин, “СПУРТ” АКБ ААҖ нең корпоратив бизнес идарәсе башлыгы Дмитрий Захматов, Казан дәүләт технология университеты ректоры Герман Дьяконов, А.Н.Туполев исемендәге КДТУ проректоры Газиз Мингалеев, А.Н.Туполев исемендәге КДТУ ның наноматериаллар һәм технологияләр фәнни-тикшеренү институтының үсеш буенча директоры Татьяна Филюнина һәм башка белгечләр катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International