Грипптан саклану максатыннан, Татарстан Республикасына 1 нче декабрьгә кадәр 7 млн вируска каршы тору битлеге кайтарылачак

2009 елның 17 ноябре, сишәмбе
Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерү һәм грипптан саклану максатыннан, вируска каршы тору битлекләрен Татарстанда җитештерә башлаячаклар. Хәзер битлекләр җитәрлек күләмдә җитештерелмәү сәбәпле, шундый карар кабул ителгән.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта бу турыда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының урынбасары Фәридә Яркәева хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, битлекләр җитештерү өчен, спанбонд дигән тукылмаган материал кулланылачак. Шул ук вакытта якын арада (18 нче ноябрьдән 1 нче декабрьгә кадәр) республикага якынча 7 млн битлек кайтыр дип көтелә (“Здравмедтех-Поволжье” ЯАҖ, “Киль-Казань” ЯАҖ, “Медснаб” ҖЧҖ, “Таттехмедфарм” дәүләт унитар предприятиесе).
Брифинг барышында Фәридә Яркәева сентябрьдә Татарстан Республикасы бюджетыннан гриппны профилактикалау һәм дәвалау өчен кирәкле дарулар резервын булдыруга 3 млн сум бүлеп бирелгәнлеген әйтте (резервны “Таттехмедфарм” дәүләт унитар предприятиесе сатып ала). Ноябрьдә ОРЗ һәм гриппны дәвалау өчен кирәкле дарулар, медицина җиһазлары, битлекләр сатып алуга тагын 12,8 млн сум бүлеп бирү турында карар кабул ителә.
Моннан тыш, даруханә челтәрләрендә, грипптан саклану чараларына бәя арттыруны ачыклау максатыннан, тикшерүләр үткәреләчәк. Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов тарафыннан мондый йөкләмә Монополиягә каршы тору федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсе, Россия Сәламәтлек саклау күзәтчелегенең Татарстан Республикасындагы идарәсенә һәм Татарстан Республикасының Эчке эшләр министрлыгына бирелде.
Гомумән алганда, 2009 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасында фармацевтика базарының күләме якынча 7 млрд сум тәшкил иткән (2008 елда ул 11,86 млрд сум булган, шуның якынча 42 проценты бюджет чаралары хисабына сатып алынган).
Фәридә Яркәева әйтүенчә, республикада кулланыла торган дарулар күләме бер кешегә 3,1 мең сум тәшкил итә.
Дарулар 1250 даруханәдә сатыла.
Татарстанда ташламалы категорияләргә кергән гражданнарга дарулар 162 махсуслашкан даруханә учреждениесендә бирелә (125 даруханә һәм 37 даруханә пункты).
Журналистларга Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсе җитәкчесенең урынбасары Любовь Шәйхетдинова хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә республикадагы ваклап сату даруханәләренең берсендә дә даруларга бәя күтәрүнең 25 проценттан (бу – бәя арттыруның соңгы чиге) артып китүе теркәлмәгән. Шул ук вакытта ул гыйнвар-май айларында даруларның бәясе уртача 9,8 процентка артуын, ләкин соңрак бу хәлнең тотрыклылануын билгеләп үтте.

Тулырак мәгълүмат – Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы әзерләгән пресс-релизда (http://prav.tatar.ru/tat/pressa/news-release.htm/press-release/124043.htm)
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International