Рөстәм Миңнеханов һәм Әзәрбәйҗан Премьер-министры Артур Раси-Задә киләчәктә үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2015 елның 14 апреле, сишәмбе

Бүген Бакуга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Әзәрбәйҗан Республикасы Премьер-министры Артур Таир оглы Раси-Задә белән очрашты. Яклар Россия-Әзәрбәйҗан мөнәсәбәтләре кысаларында киләчәктә үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Артур Раси-Задә билгеләп үткәнчә, бүген Россия белән мөнәсәбәтләр Әзәрбәйҗан Республикасы өчен бик әһәмиятле һәм, Россия регионнарының берсе буларак, Татарстанга бик җитди игътибар бирелә. Татарстан безнең өчен аерым урында тора, диде Әзәрбәйҗан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп.

Артур Раси-Задә шулай ук искәрткәнчә, бүген көннең икенче яртысында «Гәнҗә автомобиль заводы» ҖБ (Гәнҗә шәһәре) җитештерү мәйданчыкларында «КАМАЗ» автомобильләре җыю линиясе тантаналы төстә ачылачак. Бу мәйданчыкны ачу Татарстан белән багланышларны ныгытуда тагын бер адым булачак, дип саный Әзәрбәйҗан Премьер-министры, бөтендөнья икътисадындагы катлаулы ситуацияне исәпкә алып, бу аеруча мөһим. Безнең исәпләвебезчә, сезнең визит – мөнәсәбәтләребезне яңа дәрәҗәгә күтәрү мөмкинлеге булып тора, диде ул.

Рөстәм Миңнеханов Артур Раси-Задәгә, очрашып, киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Татарстан Республикасы делегациясенең Әзәрбәйҗанга эш сәфәре максаты – сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлекне үстерү, диде Рөстәм Миңнеханов. «Татарстан делегациясе составында – республика министрлыклары, ведомстволары һәм әйдәүче сәнәгать компанияләре җитәкчеләре, һәм без ышанабыз, визит барышында Татарстан һәм Әзәрбәйҗан бизнесменнары хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр табарлар һәм уртак проектлар турында сөйләшеп килешерләр», - диде ул.

Гәнҗә шәһәрендә«КАМАЗ» автомобильләре җыю линиясен ачуга без бик җитди карыйбыз, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Тулаем Татарстанның һәм Әзәрбәйҗанның хезмәттәшлек өчен потенциалы зур, бигрәк тә сәнәгать секторында, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов, әмма, кызганычка каршы, без бу мөмкинлекләрдән тулысынча файдаланмыйбыз әле. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген бергәләшеп товар әйләнешен арттырырга һәм аның номенклатурасын киңәйтергә кирәк, шул исәптән «КАМАЗ» ААҖ линиясе буенча да.

Очрашу барышында Әзәрбәйҗан белән Татарстан арасында нефть химиясе, машина төзелеше, көнкүреш химиясе җитештерү, авыл хуҗалыгы һәм башка өлкәләрдәге хезмәттәшлек мәсьәләләренең киң спектры буенча фикер алыштылар.

Очрашуда Татарстан Республикасыннан ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм башкалар бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International