Бакуга килгән саен без яңа һәм уңай нәрсәләр күрәбез. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Әзәрбәйҗан Республикасы Президенты Илһам Алиев белән очрашуда хәбәр итте.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның Әзәрбәйҗанга эш сәфәре кысаларында узды.
Кунакларны сәламләп, Илһам Алиев беледергәнчә, бүген киләчәктә якынаю өчен, Әзәрбәйҗан белән Татарстан хезмәттәшлеген ныгыту өчен үзара багланышларны активлаштыру мөһим. Ул искәрткәнчә, бүген көннең икенче яртысында «Гәнҗә автомобиль заводы» ҖБ (Гәнҗә шәһәре) җитештерү мәйданчыкларында «КАМАЗ» автомобильләре җыю линиясе ачылачак.
Илһам Алиев сүзләренчә, «КАМАЗ» җыю производствосы үзара файдалы хезмәттәшлекнең бер элементы булачак.
Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов Илһам Алиевка Татарстан делегациясенең Әзәрбәйҗанга эш сәфәрен оештыруда ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. «Соңгы елларда Бакуның шулкадәр үзгәрүенә мин бик сокландым, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Инфраструктура да һәм шәһәр үзе дә бик үзгәргән. Сезнең яр буегыз, диңгез буе бульвары бик матур. Бакуга килгән саен без яңа һәм уңай нәрсәләр күрәбез, аларны үзебездә, Казанда да кулланырга мөмкин». Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, ул Бакуга 2011 елның мартында килгән булган.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Әзәрбәйҗан җитәкчелегенә, Илһам Алиевка илдә яшәүче татарларга яхшы мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерде. Әзәрбәйҗан татарлары үзләрен монда үз өйләрендә кебек хис итәләр, һәм шул ук вакытта милли үзенчәлекләрен, туган телен һәм традицияләрен саклап калу өчен аларга бөтен мөмкинлекләр һәм шартлар тудырылган, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Илһам Алиевка Бакуга эш сәфәре кысаларында узган эшлекле очрашулар һәм сөйләшүләр турында сөйләде, болар бар да, Россия регионы буларак, Татарстан белән Әзәрбәйҗан арасында мөнәсәбәтләрне ныгытачак, икътисадый хезмәттәшлекне үстерәчәк, диде ул.
Татарстан белән Әзәрбәйҗан арасында хезмәттәшлек күп еллар буена дәвам итә, Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча Татарстан-Әзербәйҗан хөкүмәтара комиссиясе эшләп килә, Әзәрбәйҗанда (Бакуда), Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллеге бар, Казан белән Баку арасында турыдан-туры һава юллары гамәлгә ашырыла. Эшкуарлык өлкәсенә килгәндә исә, Татарстанда Әзәрбәйҗан инвестицияләре катнашында 25 предприятие эшли.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Әзәрбәйҗан белән Татарстанның икътисад, мәгариф, мәдәният һәм туризм өлкәләрендәге мөмкинлекләрен активрак файдаланырга кирәк.