2015 елның сентяберендә Әзәрбәйҗан эшлекле даирәләре вәкилләре Татарстан Республикасына визит белән киләләр. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның Әзәрбәйҗан Республикасына визиты кысаларында Бакуда килештеләр.
Татарстан делегациясенең Бакуда йомагаклау чарасы бизнес-үзәкләрнең берсендә Әзәрбәйҗан-Россия эшлекле очрашуы булды. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, очрашу оештыруны ул, визит барышындагы килешүләрне ныгыту һәм җаваплы затларны билгеләп эшкә керешү өчен, тәкъдим иткән. «Безнең ике яктан да җаваплылык булырга тиеш, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. – Безнең уртак проектлар эре булмаса да, безгә бик мөһим». Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүген Әзәрбәйҗан Президенты Илһам Алиев белән очрашуында Татарстанның тәҗрибәсе күп булган мәгълүмат технологияләре турында сүз барды. Үз чиратында, Татарстанга Әзәрбәйҗанның халыкка хезмәт күрсәтү буенча күп функцияле үзәкләр оештыруда тәҗрибәсе кызыклы, дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.
Эшлекле очрашуда яклар машина төзелеше, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү, ИТ-тармак, фармацевтика, төзелеш һәм төзелеш материаллары, шулай ук мәгариф һәм фән, туризм өлкәсе турында сөйләште.
Без Әзәрбәйҗан предприятиеләре Россия базарына чыгуы яклы, һәм Татарстан бу максатта уңышлы мәйданчык була ала, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, бүген Татарстан Әзәрбәйҗанга машина төзелеше һәм суднолар төзелеше продукцияләрен, нефть чыгару җиһазларын, газ-турбина энергетик җайланмалар, суыткыч җиһазлары, дару препаратлары китерүне арттырырга әзер.
Безнең икътисадка әһәмиятле тармакларның берсе – нефть чыгару һәм нефть эшкәртү тармаклары, биредә без Әзәрбәйҗан хезмәттәшләребез белән тәҗрибә, технологияләр, фәнни эшләнмәләр уртаклашырга әзер, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов хәбәр иткәнчә, әлеге визит барышында Әзәрбәйҗанның тиешле ведомстовлары белән машина төзелеше һәм судно төзелеше продукциясен, вертолет техникасын китерү мәсьәләләре турында сөйләшкәннәр.
Әзәрбәйҗан ягы илдә вертолетларны ремонтлау буенча сервис үзәген ачуны тәкъдим итте. Шулай ук “КАМАЗ” автомобильләре нигезендә махсус техника җитештерүдә дә ихтыяҗ бар, дип хәбәр итте Равил Зарипов.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук очрашу барышында Бакуда Татарстанда эшләнгән программа продуктларын тәкъдим итүче ИТ-белгечләр семинарын оештырырга һәм уздырырга тәкъдиме белән чыкты. Ул шулай ук Әзәрбәйҗан белгечләрен Татарстан Республикасы ндагы Иннополис шәһәрендәге объектларны ачуда катнашырга чакырды.
Рөстәм Миңнеханов Әзәрбәйҗан ягыннан төзелеш өлкәсенә гипс китерүне һәм завод төзү, сыекландырылган газ җитештерү өчен җиһазлар китерү буенча тәкъдимнәрне өйрәнергә йөкләде.
Очрашуда катнашкан Әзәрбәйҗан беренче вице-премьеры, Әзәрбәйҗан-Россия хөкүмәтара комиссия рәистәше Ягуб Абдулла оглы Әюбов белдергәнчә, бүген Россия һәм Әзәрбәйҗан стратегик партнерлар һәм Россиянең бер регионы буларак Татарстан белән хезмәттәшлек әһәмиятле. Татарстан бизнесывның яхшы лобби була, дип әйтте ул, без уртак проектларга ярдәм итәргә әзер.