Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков Казанда 2015 елгы Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты узачак объектларны карап чыкты
2015 елның 14 апреле, сишәмбе
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Казанда 2015 елгы Спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты узачак объектларны карап чыкты. Аны ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР эчке эшләр министры Артем Хохорин озата йөрде.
Беренче булып “Буревестник” йөзү бассейнын карадылар. Чемпионат вакытында ул тренировкалар уздыру объекты буларак файдаланылачак.
Алга таба Илдар Халиков Универсиада авылына юнәлде, анда ярышлар вакытында барлык спортчыларны урнаштыру планлаштырыла. Илдар Халиков булачак кунакларның яшәү шартлары белән танышты, барлык кимчелекләрне 1 майга кадәр бетерергә кушты.
Туклану пунктлары Универсиада авылы янындагы Халыкара мәгълүмат үзәгендә оештырылачак. Монда Илдар Халиков кунакларны утырту планы һәм төп кухня проекты белән танышты.
ТР Премьер-министры шулай ук Спортның су төрләре сарае белән танышты. Ул чемпионатның төп ярышлар ареналарының берсе булачак. МЧС хезмәткәрләре сүзләренчә, бу объектта 20 янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу ачыкланган.
Илдар Халиков “Казан-Арена” стадионында бассейннар һәм вакытлыча тамашачылар трибуналарын урнаштыру эшләрен тикшерде. Бүгенге көндә төзелеш эшләре дәвам итә. Премьер-министр стадионның конференцияләр залында кыска киңәшмә уздырды.
Моннан тыш, Илдар Халиков һәм аны озата йөрүчеләр “Акчарлак”, “Олимп”, һәм “Оргсинтез” йөзү бассейннарын карадылар.
Иң соңыннан Казансу елгасының сул ярында Казан Кремле астында мәйданчыкны карадылар. Монда хай-дайвинг һәм ачык суда йөзү буенча ярышлар уздыру өчен махсус корылмалар урнаштырылачак. Бу участокта елга төбен тирәнәйтү эшләре бара.
Искә төшерәбез, Казанда 2015 елгы Спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты 24 июльдән 9 августка кадәр булачак.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз