Рөстәм Миңнеханов «Гәнҗә автомобиль заводы» ҖБ мәйданчыкларында «КАМАЗ» автомобильләре җыю линиясен ачуда катнашты

2015 елның 14 апреле, сишәмбе

Татарстан белән Әзәрбәйҗанны күптәнге дустанә мөнәсәбәтләр бәйли, һәм бу «Гәнҗә автомобиль заводы» ҖБ җитештерү мәйданчыкларында «КАМАЗ» автомобильләре җыю линиясен ачу кебек проектны гамәлгә ашырырга ярдәм итте. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Гәнҗә шәһәрендә (Әзәрбәйҗан Республикасы) хәбәр итте.

Ул Әзәрбәйҗан җитәкчелегенә һәм шушы проектны алып баручы Әзәрбәйҗан Премьер-министрының беренче урынбасары Ягкуб Әюбкә рәхмәт белдерде.

«КАМАЗ» ААҖ проекты башка җитештерүчеләр өчен дә, мондый җитештерүләрне ачарга теләүчеләр өчен дә яхшы мисал булып тора, диде Рөстәм Миңнеханов.

Яңа производствода кешеләрнең тотырыклы эше, яхшы хезмәт хакы булачак, дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук Әзәрбәйҗан Республикасы җитәкчелегенең бүген илнең алга китеше өчен, гражданнарның тормыш шартлары яхшырсын өчен мөмкин булганның бөтенесен башкаруларын билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов «Гәнҗә автомобиль заводы» ҖБ җитештерү мәйданчыкларында җыелачак «КАМАЗ» зур йөк автомобильләренә хәерле юл теләде.

Җыю линиясен ачуда Әзәрбәйҗан Премьер-министрының беренче урынбасары Ягкуб Әюб, «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, Татарстан Республикасының Әзәрбәйҗан Республикасындагы даими вәкиле Альфред Закиров катнашты.

Гәнҗә шәһәрендә булганда Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар халыкка дәүләт хезмәтләре күрсәтүче күп функцияле үзәк эшчәнлеге белән дә таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International