Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Марокко Корольлегенең Тышкы сәүдә министры Мөхәммәд Аббу белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Рөстәм Миңнеханов кунакларга кыскача республиканың тышкы сәүдә элемтәләре турында сөйләде, шул исәптән гарәп илләре белән дә.
Ул искәрткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча “Россия-Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме яҗадан эшли башлаган, аны Рөстәм Миңнеханов җитәкли. «Марокко – бай тарихлы, бик кызык ил. Без аның үсешен кызыксынып күзәтәбез», - дип ассызыклады ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.
Рөстәм Миңнеханов өстәп әйткәнчә, Татарстан һәм Марокко арасындагы хезмәттәшлек өчен күп төрле юнәлешләр бар. Ул АСК, машина төзелеше, югары технологияләр һәм башка өлкәләрне билгеләде.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Марокко кунакларын быел июнь аенда узачак KazanSummit-2015 халыкара икътисадый саммитта катнашырга чакырды.
Мөхәммәд Аббу, үз чиратында, белдергәнчә, Марокко Корольлеге Россия регионы буларак Татарстан белән ике яклы хезмәттәшлекне киңәйтергә әзер.
Очрашуда шулай ук ТРПремьер-министры урынбасары – мәгьлүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйһетдинов, ТР Икътисадый үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Марокко делегациясе әгъзалары һәм башкалар катнашты.