Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Иран парламентының Милли иминлек һәм халыкара сәясәт комиссиясе рәисе Аладдин Боруджерди белән очрашты.
Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Иран белән мәдәни һәм социаль-икътисадый өлкәдә хезмәттәшлек итәргә тели. Шулай ук ул быел март аенда Иранга сәфәре турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, ул чакта Ислам Республикасы җитәкчелеге вәкилләре белән берничә нәтиҗәле очрашулар уздырып булган.
Аладдин Боруджерди сәламләү сүзендә Татарстан белән Иранның мәдәнияте һәм диннәре уртаклыгын билгеләде. Бу, ышанып әйтте Милли иминлек һәм халыкара сәясәт комиссиясе рәисе, мәдәни, мәгариф, фәнни элемтәләрне генә активлаштыруга түгел, ә икътисадый хезмәттәшлекне дә җайга салугаэтәргеч бирергә мөмкин.
Очрашуда шулай ук ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Иран делегациясе вәкилләре катнашты.