Рөстәм Миңнеханов Швеция Корольлегенең РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Вероника Бард Брингеус белән очрашты

2015 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Швеция Корольлегенең РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Вероника Бард Брингеус белән очрашу нәтиҗәләре буенча шактый гына йөкләмәләр бирде.

Илче ханым Казанга килгән Швеция компанияләренең Татарстан Республикасы предприятиеләре белән багланышлар урнаштырырга теләгән вәкилләре турында сөйләде.

Швеция компанияләре вәкилләре үз эшчәнлекләрен тәкъдир иттеләр һәм Татарстан коллегалары белән хезмәттәшлекнең төрле юнәлешләре турында сөйләделәр. Бу – экология, транспорт, сәламәтлек саклау, фармацевтика, машина төзелеше тармаклары.

Швеция предприятиеләренең берсе киләчәктә чүплек газларыннан энергия алу максатларында каты көнкүреш калдыкларын утильләштерүне оештыру белән кызыксына (Самосырово полигоны). Моннан тыш, шведлар чүп эшкәртү заводлары өчен линияләр китереп торырга әзер.

Аннары ТКХ, транспорт өлкәсе компанияләре үзләрен тәкъдир иттеләр.

Volvo компаниясе вәкилләре йөк автомобильләре, шул исәптән сыекландырылган газда эшләүче автомобильләр җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлек тәкъдим итә. Volvo белгечләре Рөстәм Миңнехановны компаниянең җитештерү мәйданнарына килергә чакырды, аерым алганда, автоном, ягъни акыллы автомобильләр белән танышу өчен. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы чакыруны зур канәгатьлек белән кабул итте.

Вентиляция һәм кондиционерлау системалары белән шөгыльләнүче компаниянең Казан метрополитены белән эшләү тәҗрибәсе бар, бу компания шулай ук сәламәтлек саклау һәм дәвалау учреждениеләре өлкәсендә хезмәттәшлеккә исәп тота.

Рөстәм Миңнеханов очрашуда яңгыраган барлык тәкъдимнәр буенча юнәлеш министрлыкларына һәм ведомстволарына йөкләмәләр бирде.

Швеция Корольлегенең РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Вероника Бард Брингеус хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасында Швеция көннәре кысаларында без сезне яңа швед идеяләре һәм төрле өлкәләрдәге хәл ителешләр белән таныштырырга телибез. Аның сүзләренә караганда, монда төп сүз – «инновацяләр».

Искәртәбез, Татарстан Республикасында Швеция көннәре 2015 елның 14-17 апрелендә уза, аларның максаты – Татарстан һәм Швеция компанияләре арасында эшлекле багланышлар урнаштыру, мәдәни-мәгариф хезмәттәшлеген киңәйтү, Швециянең икътисадтагы, мәдәнияттәге һәм сәнгатьтәге соңгы казанышлары белән таныштыру. Чараны Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Швециянең РФдәге Илчелеге һәм Швеция Business Sweden Сәүдә һәм Инвестицион Советы оештырды.

Швеция Сәүдә һәм Инвестицион Советы башлыгы Андреас Гиаллоуракис хәбәр иткәнчә, Казанга Швеция делегациясе составында 12 компания (Fläktwoods, Presona, Vireo Energy, Volvo Car Russia, Hags, Alfa Laval, Swep) вәкиле килгән, алар Татарстанда уртак бизнес алып бару өчен консультацияләр уздыралар. Аның фикеренчә, әзер продукция китереп тору турында гына түгел, җитештерүләр оештыру турында да сүз алып барырга мөмкин. Андреас Гиаллоуракис хәбәр иткәнчә, иртәгә швед бизнесменнары Чаллы шәһәрендәге индустриаль мәйданчыкларда, шул исәптән «КАМАЗ»да булачак.

Швед компанияләре Татарстан Республикасында тәкъдир ителгән, һәм без бу багланышларны киңәйтергә тиеш, диде Рөстәм Миңнеханов, бүген уртак кызыксынулар табу аеруча мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International