Татарстан Республикасы Хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Mitsubishi Heavy Industries һәм Sojitz Corporation япон компанияләре җитәкчелеге белән очрашты

2009 елның 18 ноябре, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Mitsubishi Heavy Industries һәм Sojitz Corporation япон компанияләре җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасының Тулы хокуклы Вәкиллеге бинасында узды.
Тышкы икътисади эшләр буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов хәбәр иткәнчә, сүз Менделеевскта аммиак, метанол һәм карбамид җитештерү буенча комплекс (“Аммоний“ ААҖ) төзү проектын тормышка ашыру турында барды.
Шуны әйтеп үтәбез: Mitsubishi Heavy Industries - проектның подрядчысы, Sojitz Corporation аның координаторы булып тора.
Очрашуда “Аммоний“ ААҖ Директорлар советы рәисе - «Татгазинвест» генераль директоры Ринат Ханбиков, “Аммоний“ ААҖ генераль директоры Радий Вахитов катнаштылар.
Очрашуда катнашучылар “Аммоний“ проектының химия тармагында иң олы федераль инвестицион проектларыннан берсе булуын билгеләп үттеләр. Аны тормышка ашыруда ярдәм итү федераль дәрәҗәдә дә (Внешэкономбанк), Татарстан Республикасы ягыннан да, япон партнерлары ягыннан да булдырыла.
Үз чиратында, Mitsubishi Heavy Industries һәм Sojitz Corporation япон компанияләре вәкилләре аларның проект өстендә тагын да интевсиврак рәвештә эшләргә әзер булуын хәбәр иттеләр. Алар бу очракта да Менделеевскта аммиак, метанол һәм карбамид җитештерү буенча комплекс төзү проектын ахырына кадәр җиткерү ниятен белдерделәр. Бүгенге көндә эш график буенча бара.

Белешмә өчен - http://www.expert.ru/news/2009/05/13/ammiak-tat
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International