Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: Югары тизлекле магистраль Россиянең киләчәк үсеше өчен кирәк
2015 елның 17 апреле, җомга
Югары тизлекле магистраль Россиянең киләчәк үсеше өчен кирәк. Бу хакта бүген Казанда “Мәскәү-Казан” югары тизлекле магистраленең төбәк мәгълүмат үзәген ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков белдерде. Бу чара “Казан-2” тимер юл вокзалында узды.
Ачылыш тантанасында шулай ук “Россия тимер юллары” ("РЖД”) ААҖ нең беренче вице-президенты Александр Мишарин, РФ транспорт министры урынбасары Алексей Цыденов, Кытай Халык Республикасы үсеше һәм реформалар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе урынбасары Ху Цзуцай катнашты.
Илдар Халиков ачылыш тантанасында катнашучыларны сәламләп, бүген Югары тизлекле магистральнең Россиянең киләчәк үсеше өчен кирәклегенә беркемнең дә шиге калмаячак, дип ассызыклады. “Бу тимер юл татарстанлыларга, бизнес-секторга һәм бөтен Россия икътисадына кирәк”, - дип саный Илдар Халиков.
Илдар Халиков татарстанлылар исеменнән “Россия тимер юллары” компаниясе җитәкчелегенә “Мәскәү-Казан” югары тизлекле магистраленең төбәк мәгълүмат үзәген булдыруда ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. “Монда гражданнар проект турында кирәкле мәгълүматны алачак: бу юл каян уза, аның сыйфаты нинди, тимер юл төзелеше ничек булачак һ.б.”, - дип ассызыклады ТР Премьер-министры.
Илдар Халиков, киләчәктә бу юл “Мәскәү-Казан” дип түгел, ә “Мәскәү-Казан-Пекин” дип аталачыгына ышаныч белдерде. “Ышанам, озак көтелгән вакыйга мөмкин кадәр тизрәк башланыр, ә без аны мәгълүмат үзәге аша күзәтербез”,- диде ул.
Александр Мишарин Татарстан җитәкчелегенә “Мәскәү-Казан” югары тизлекле магистраленең төбәк мәгълүмат үзәге ачылышы тантанасын оештырган өчен рәхмәт белдерде. “Югары тизлекле магистральнең төбәкләр сәнәгатенә һәм икътисадына ничек тәэсир итүен, ә иң мөһиме, аның төзелеше кешеләрнең яшәү сыйфатына ничек йогынты ясавын аңлату зарур, - диде ул. – Бу максатларга ирешү өчен бездә махсус үзәк булу бик яхшы”.
Югары тизлекле магистраль Россия тарихында иң зур инвестицион проект булып тора, дип белдерде Алексей Цыденов. Ул шулай ук Татарстан җитәкчелегенең “Мәскәү-Казан” участогы төзелешенә зур ярдәм күрсәтүен асссызыклады.
Ху Цзуцай, бу проект Кытай белән Россия арасында, тимер юллар төзелеше өлкәсендә үзара мөнәсәбәтләрнең үсешенә ярдәм итәчәк, дип белдерде.
Алга таба Илдар Халиков һәм Александр Мишарин “Мәскәү-Казан” югары тизлекле магистраленең яңа мәгълүмат үзәге эшенә символик старт бирделәр.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык чара уздырылуы турында сөйләделәр
Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Иннополиста яңартылган балалар поликлиникасы ачылды
2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
12
гыйнвар, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Искәртәбез, бүген ТР Рәисе Указы белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде.
Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз