Татарстан Республикасы “Мәскәү-Казан” югары тизлекле тимер юл магистрале проектының Пекинга кадәр озайтылачагын тулысынча хуплый. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Россия-Кытай эшлекле төркеменең югары тизлекле тимер юл магистрале проектын гамәлгә ашыру өлкәсендә хезмәттәшлек буенча бишенче утырышында һәм Россия-Кытай эшлекле төркеменең өченче утырышында белдерде.
Бу чара Казанда, “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында узды. Анда шулай ук “Россия тимер юллары” ("РЖД”) ААҖ нең беренче вице-президенты Александр Мишарин, Кытай Халык Респубдикасы вәкилләре катнашты.
Илдар Халиков, Татарстан Президенты һәм Татарстан Хөкүмәте исеменнән бу чараны уздыру өчен Татарстан Республикасы сайланганы өчен катнашучыларга рәхмәт белдерде.
Кытай Халык Республикасы белән хезмәттәшлек итү – Татарстан өчен яхшы традиция, республикада Кытай партнерлары катнашында күп чаралар һәм проектлар гамәлгә ашырыла, - дип ассызыклады Илдар Халиков.
“Халыкара тәҗрибәдән күренгәнчә, югары тизлекле тимер юл магистральләре төзелеше иктисад үсеше өчен этәргеч булып тора. Россия Федерациясе җитәкчелеге һәм шәхсән Россия Президенты Владимир Путинның бу проектны хуплавы безнең аеруча әһәмиятле”, - диде Илдар Халиков.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстан Республикасында санитар-экологик ике айлык нәтиҗәләре турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Азат Җиһаншин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.