Республикада транспорт логистикасы үсешенә аеруча игътибар итәргә кирәк. Бу хакта бүген Татарстанда тимер юл инфраструктурасы үсешенә багышланган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Чара “Алабуга” МИЗда узды. Киңәшмәдә шулай ук Куйбышев тимер юлы - "Россия тимер юллары" ААҖ филиалы башлыгы Сергей Соложенкин, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, “Алабуга” СҖТ МИЗ” ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев һәм башкалар катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар Татарстан территориясендә Куйбышев тимер юлы траспорты инфраструктурасының алга таба үсеше турында сөйләштеләр. Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, республикада сәнәгать секторы үсеше төп транспорт юлларына йөкләнеш артуга китерә. Шуңа күрә тимер юл транспортына ихтыяҗ артырга тиеш. "Компанияләрне тимер юл транспортын куллану икътисадый яктан файдалы булуында ышандырырга кирәк. М-7 трассасына йөкләнеш гаять зур: авыр йөк машиналары бер-бер артлы йөри. Бу мәсьәләне якын арада хәл итәргә кирәк", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Моның өчен, ышанып әйтте Рөстәм Миңнеханов, уңай тарифлар системасын булдырырга кирәк.
Куйбышев тимер юлы башлыгы Сергей Соложенкин, үз чиратында, билгеләгәнчә, Татарстан белән хезмәттәшлек итү вакытында, тотрыклы һәм үзара файдалы багланышлар урнаштырып булган. Шуннан ул кыскача Куйбышев тимер юлы үсеше турында сөйләде. Уңышлы үсеш нигезенең берсе итеп, ул сакчыл хуҗалык итүне атады.
Шулай ук киңәшмәдә республиканың нефть-химия һәм нефть эшкәртү предприятиеләренең үсеше перспективалары, “Алабуга” МИЗ заводларында үсеш һәм тимер юллары аша продукцияне чыгару мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.
“Алабуга” СҖТ МИЗ” ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, предпритиенең тимер юл аша йөртелүче продукция күләме арта барган саен, тарифлар кимү мөмкинлеген карауны тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, бүген сәнәгать үсеше һәм йөк әйләнеше гомумән Кама зонасында тупланган. “Кама кластерын бөтен Россия өчен үсеш ноктасы дип атадылар. Әгәр дә бердәм эш булмаса, куелган максатларга ирешү авыр булачак”, - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. Ул ассызыклаганча, тимер юл инфраструктурасы үсеше республиканың сәнәгать потенциалы үсешенә төп шарт булачак.