Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисадый зонасында тулы цикл технологиясе буенча «Форд Транзит» автомобильләре производствосын эшләтеп җибәрү тантанасында катнашты. Тантанада шулай ук «Форд Соллерс» УП президенты Тед Каннис, «Форд Соллерс» УП беренче вице-президенты – башкарма директоры Адел Ширинов, «Алабуга» СҖТ МИЗ» ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов башта заводның җитештерү цехларын карап чыкты. Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, Форд Соллерс Алабуга заводында яңа модель автомобильләр производствосын эшләтеп җибәрүгә әзерлек барышында куәтләргә модернизация ясалган һәм яңа җайланмалар куелган. Инвестицияләрнең гомуми күләме – 100 млн. доллардан артык.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов «Форд Соллерс» чыгаручы автомобильләр күргәзмәсен карап чыкты: Фиеста, Экоспорт, Мондео һәм башкалар. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручыга «Форд Транзит» базасында махсус версияләрне күрсәтеләр, болар: ашыгыч ярдәм машинасы, социаль автомобиль, мәктәп һәм маршрут автобуслары.
Рөстәм Миңнеханов чыгышында бу вакыйганы Татарстан өчен генә түгел, бөтен Россия Федерациясе өчен әһәмиятле вакыйга дип атады. Чит илләр резидентларының Татарстанда яңа производство линияләре ачулары күп нәрсәләрне аңлата, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.
Ул ассызыклаганча, «Форд Соллерс»ны эшләтеп җибәрү – тулы цикл технологиясе буенча автомобильләр җитештерүне өченче мәртәбә эшләтеп җибәрү. «Әлеге производствоны эшләтеп җибәргәндә, шулай ук дизель двигательләре заводын төзегәндә бик зур инвестицияләр җәлеп итү монда куәтле автомобиль кластеры булдыруны раслый», - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, «Форд Соллерс» компаниясе үз вакытында «Алабуга» МИЗның беренче резиденты булды, һәм республика җитәкчелеге предприятиегә һәрвакыт кирәкле ярдәм күрсәтәчәк дип вәгъдә итте.
«Форд Соллерс» УП президенты Тед Каннис ассызыклаганча, компания Татарстан белән хезмәттәшлекне киңәйтергә тели. «Алабуга» МИЗда безнең заводны модернизацияләүгә без җәлеп иткән 100 млн. доллар инвестиция шуны дәлилли», - диде ул.
Аннары Рөстәм Миңнеханов, Тед Каннис һәм Адел Ширинов тулы цикл технологиясе буенча «Форд Транзит» автомобильләре производствосын эшләтеп җибәрү буенча символик тасманы кистеләр. Шуннан соң конвейердан беренче машина төште.
Тантана тәмамланганнан соң Рөстәм Миңнехановка локализацияләнгән автокомпонентлар күргәзмәсен күрсәттеләр.
Искәртәбез, «Алабуга» МИЗ – Россиядә иң уңышлы инвестицион мәйданчык, ул дөньяның 40 иң яхшы махсус икътисадый зоналарына керә. Республикадагы чит ил инвестицияләренең 85%ы монда тупланган. Бүген 42 компания – «Алабуга» МИЗ резидентлары. Шулардан: Ford Sollers, Air Liquide, Rockwool, Sisecam, Hayat Group. 2020 елга кадәр җәлеп ителгән резидентлар санын120 компаниягә кадәр арттыру планлаштырыла, игълан ителгән инвестицияләр күләме – 360 млрд. сумга якын.