Рөстәм Миңнеханов "Түбән Кама нефть химиясе" предприятиесе территориясендәге берничә җитештерү объектында булды

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районына эш сәфәре белән барды.

Рөстәм Миңнеханов башта "Түбән Кама нефть химиясе" ҖАҖдә булды. Рөстәм Миңнехановны "Түбән Кама нефть химиясе" ҖАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин, "Таиф" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм башкалар озата йөрде.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы караган беренче объект – изопрен-мономер җитештерүче завод. Завод директоры Рөстәм Гусамов сүзләренә караганда, бер ел эчендә монда төп продуктлар: изопрен, изобутилен, фармальдегид алу өчен тиз кайнап чыга торган юлдаш продуктны таркату җайланмалары комплексы төзелгән. Предприятие табышы 7%ка арткан.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов бутил каучук заводындагы "Велдинг" каучук бүлеп чыгару һәм киптерү буенча дүртенче агрегатны гамәлгә кертү тантанасында катнашты. "Түбән Кама нефть химиясе"ндә үз технологиясе нигезендә галобутил каучуклар җитештерү 2004 елда гамәлгә кертелгән иде. Моннан тыш, "Түбән Кама нефть химиясе" галимнәре бром алу буенча үз технологияләрен эшләгәннәр һәм гамәлгә керткәннәр. 2007 елда заводта "Велдинг"ның икенче агрегаты эшләтеп җибәрелгән, 2011 елда - өченчесе.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләп үткәнчә, предприятиенең үз традициясе бар: "Түбән Кама нефть химиясе" ҖАҖ акционерларының еллык җыелышы алдыннан чираттагы производствоны эшләтеп җибәрү. Предприятие экспортка юнәлешле (98% галобутилкаучук тышкы базарларда реализацияләнә), бу аның бөтендөнья базарындагы позициясен ныгыта, диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. Рөстәм Миңнеханов завод хезмәткәрләрен яңа линияне эшләтеп җибәрү белән котлады.

Аннары Рөстәм Миңнеханов предприятиенең аеруча тырыш хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләрен тапшырды. Аннары дүртенче агрегатны символик рәвештә эшләтеп җибәрделәр.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районында булуының төп максаты – "Түбән Кама нефть химиясе" ҖАҖ акционерларының еллык җыелышында катнашу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International