Бүген Чаллыга эш сәфәре белән «Газпром» ААҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер килде. Визитның максаты – «КАМАЗ» ААҖдә табигый газда эшләүче техника җитештерү линиясен ачу тантанасын.
«Газпром» ААҖ идарәсе рәисе, Алексей Миллер, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе НаильМәһдиев белән бергә, «КАМАЗ» ААҖдә табигый газда эшләүче техника җитештерү линиясен ачу тантанасында катнашты.
Алексей Миллер һәм Рөстәм Миңнеханов, тантанада катнашучылар «КАМАЗ» шассисы базасында газ техникасын җитештерүнең технологик чылбыры, шулай ук газ баллоны җайланмаларын урнаштыру үзенчәлекләре белән таныштылар.
«Әлеге линияне ачу табигый газны куллануны берничә мәртәбә арттырачак, бу республикада экологик иминлекне яхшыртырга ярдәм итәчәк. Бүген без берничә модель карадык, аларны «КАМАЗ» җитештерә алачак. Барыгызны да бу мөһим вакыйга белән котлыйм», – диде Рөстәм Миңнеханов.
«Бүгенге вакыйга – Россиядә газ-мотор ягулыгын үстерү буенча әһәмиятле адым. Соңгы өч ел эчендә мондый техника сату күләме 4 мәртәбә артты, монда Татарстан Республикасының, «КАМАЗ» һәм «Газпром»ның өлеше бик зур,– диде Алексей Миллер. Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп, ул аңа пратнерлык өчен, яхшы оештырылган эш өчен рәхмәт белдерде.
«КАМАЗ» генераль директоры Сергей Когогин сүзләренә караганда, компания бүген җәмәгать транспортының кимендә 50 процентын газга күчерерлек потенциалга ия. «КАМАЗ» ААҖ кысылган табигый газ куллана, ә ул исә машиналардан чыгучы газларда агулы матдәләр санын киметергә – «Евро-4», «Евро-5» стандартлары дәрәҗәсенә җиткерергә ярдәм итә.
Автомобильләр заводында табигать газында эшләүче двигательле “КАМАЗ” автомобильләрен һәм автобус шассиларын җитештерүне оештыру” проектын гамәлгә ашыру бер елдан артык вакыт алды. Җитештерү мәйданчыгы “КАМАЗ” автомобильләр заводының элеккеге газ-дизель корпусында урнашты, яңа җиһазлар тест режимында эшли дә башлады. Проект бюджеты – 500 млн. сумга якын, җитештерү көче елына 8 мең берәмлек техникага кадәр дип исәпләнә.
Шассины җыю һәм газ двигателен кую эше “КАМАЗ”ның төп җыю конвейерында барачак. Аннан әлеге “комплект” газ автомобильләре корпусына эләгә, һәм анда газ-баллон җиһазларын урнаштыралар. Биредә автотехника тикшерүнең тулы циклын уза (йөреп карау, сынаулар).
Искәртеп узабыз: газда эшләүче двигательле «КАМАЗ» автомобильләрен һәм автобусларны җитештерүгә дәүләт ярдәм итә. 2014 ел ахырында Россия Хөкүмәте карары белән ТКХ ихтыяҗларына табигать газында эшләүче автобуслар һәм техниканы сатып алуга субсидияләрне бирү кагыйдәләре расланды.