Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татар теле һәм әдәбияты буенча III халыкара олимпиадасында җиңүчеләрне бүләкләде. Тантаналы чара М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узды. Чарада шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары– мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президенты Аппараты җитәкчеcе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башкалар катнашты.
Олимпиаданың йомгаклау турында Россиянең 22 субъектыннан һәм 10 чит илдән 500дән артык мәктәп укучылары катнашты.
Оештыручылар Россия Федерациясе субъектларында һәм чит илләрдә татар теле һәм әдәбиятын, татар мәдәниятын саклауга һәм аларны үстерүгә олипиаданың ярдәм итүенә ышаналар.
Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов олимпиадада катнашучыларга татар телен саклауга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. “Бу аеруча игътибарга лаек, бигрәк тә хәзерге масштаблы глобальләшү заманында. Әлбәттә, безнең республикада татар телен өйрәнү һәм популярлаштыру буенча берничә программа гамәлгә ашырыла. Мәсәлән, “Ана теле” программасы һәм башкалар”, - дип билгеләде ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, туган тел саклауда гаилә бик мөһим роль уйный. Шулай ук ул чит ил вәкилләренә әлеге олимпиадада катнашулары өчен рәхмәт белдерде.
Шуннан Рөстәм Миңнеханов Татар теле һәм әдәбияты буенча III халыкара олимпиадасында “Гран-при” номинациясендә җиңүчеләргә Монреаль шәһәренең (Канада) Джон Аббот колледжында укучы студент Камилә Хамадияровага һәм Актаныш гуманитар гимназия-интернат укучысы Айдар Шәйхинга (Татарстан Республикасы) бүләкләр тапшырды.