Рөстәм Миңнеханов Татарстанда җәмәгать пространстволарын үстерү проекты белән танышты

2015 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов республикада җәмәгать пространстволарын (паркларны, скверларны, яр буйларын һәм башкаларны ) заманча төзекләндерүгә багышланган семинарда катнашты.

Чара "Штаб" креатив индустрия резиденциясендә (Татарстан ур., 20) узды. Семинарда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман, Татарстан Хөкүмәте әгъзалары, республика муниципаль районнары һәм шәһәрләре җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

Җәмәгать пространстволарын үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман лекцияләр укыды. Семинарда катнашучыларга теге яисә бу паркны кешеләрне, шулай ук туристларны җәлеп итәрлек итеп ничек төзекләндерү турында сөйләделәр. Моннан тыш, Наталья Фишман парк зонасында массакүләм мәдәният чаралары оештырудагы заманча алымнарны билгеләп үтте. Болар –ачык һавада театр тамашалары, иҗади акцияләр һәм концертлар.

"ВДНХ" ААҖ генераль директоры киңәшчесе Евгений Писарев чыгышында җәмәгать пространстволары территориясендә кече бизнесны үстерү темасын күтәрде. Төп элементлардан ул аренданы (концертлар һәм акцияләр уздыру өчен), түләүле хезмәт күрсәтүләрне (велосипедлар прокаты һәм башкалар) һәм сервисны (сәүдә павильоннары) атады.

Шулай ук семинарда катнашучылар алдында Wowhaus архитектура бюросы партнеры Олег Шапиро, Wowhaus архитектура бюросы партнеры Дмитрий Ликин ("Җәмәгать пространствосы буларак, хәзерге заман шәһәр паркы"), Мәскәү социаль-мәдәни программалар институты (МИСКП) директоры Мария Привалова ("Шәһәрләр үсеше өчен шәһәр тикшеренүләре һәм аларны файдалану "), SPEECH архитектура бюросы ландшафт бүлеге җитәкчесе Анна Андреева ("Шәһәрдә һәм паркларда ландшафт дизайнының актуаль тенденцияләре"), "ВДНХ" ААҖ Үсеш департаментының территорияне үстерү идарәсе башлыгы урынбасары (Мәскәү) Анна Ковалевская ("Массакүләм мәдәният чаралары") чыгыш ясадылар.

Рөстәм Миңнеханов семинар барышында тәкъдим ителгән проектларны перспектив дип атады һәм гамәлгә ашырырга әзерләргә кушты. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы муниципаль һәм республика хакимияте органнары арасында җәмәгатьчелек ял итү зоналарын төзекләндерү мәсьәләләре буенча хезмәттәшлек системасын эшләргә йөкләмә бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International