Мин Казанда су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатының иң югары дәрәҗәдә узуына ышанам. Бүген бу хакта Россия Федерациясе Спорт министры Виталий Мутко Казан шәһәрендә 2015 елгы су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында хәбәр итте.
Чара Казанда Халыкара мәгълүмат үзәгендә узды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Халыкара йөзү федерациясе (FINA) башкарма директоры Корнель Маркулеску, Татарстан Республикасы Хөкүмәте вәкилләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын тиешле дәрәҗәдә уздыру – Татарстанның гына түгел, бөтен Россиянең мәнфәгатьләрендә. Безнең бурыч – әлеге спорт бәйрәмен иң югары дәрәҗәдә оештыру, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләп үткәнчә, беренче чиратта бу транспорт инфраструктурасының оешкан эшенә, ярышларны оештыручыларның грамоталы эшенә һәм башка бик күп мәсьәләләргә кагыла.
Татарстанның зур спорт чараларын уздыру тәҗрибәсе бар, диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. 2013 елгы Универсиадага әзерләнгәндә төзелгән барлык спорт инфраструктурасы дөнья чемпионатын уздырганда кирәк булачак.
Виталий Мутко, үз чиратында билгеләп үткәнчә, 2021 елда Россиядә күп кенә халыкара спорт ярышлары уздырырга планлаштырыла. Быел Казандагы су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты шулардан иң мөһиме булачак, диде ул.
Бөтендөнья аренасындагы катлаулы сәяси ситуациягә бәйле рәвештә, кайбер илләр әлеге спорт бәйрәменә бойкот игълан итәргә тырышып карадылар, диде РФ Спорт министры. Һәм Виталий Мутко Халыкара йөзү федерациясе җитәкчелегенә бу мәсьәләдәге катгый позициясе өчен рәхмәт белдерде.
Министр ассызыклаганча, Казанда су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты белән бергә, "Мастерс" категориясендә дөнья чемпионаты узачак."Гадәттә "Мастерс"ка берничә ветеран гына килә иде. Ә Казанда бу ярышларга дөнья чемпионатына караганда да күбрәк спортчы киләчәк. Димәк, кешеләр өчен бу ярышлар кызыклы", - диде Виталий Мутко.
Шулай ук Россия Федерациясе Спорт минстры Татарстанда массакүләм спорт үсешен билгеләп үтте: статистика буенча, республика кешеләрнең 37%ы физкультура белән шөгыльләнә, диде ул.
Мин Казанда су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатының иң югары дәрәҗәдә узуына ышанам, дип ассызыклады министр. Бик күп эш башкарылган, диде ул, бигрәк тә кирәкле инфраструктураны әзерләгәндә. "Хәзер бу кадәр күп эшләр башкарылгач, безгә төп бурычны гына үтисе калды ", - диде Виталий Мутко.