Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге ТР Дәүләт Премиясен тапшырды

2015 елның 25 апреле, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов Туган тел көненә багышланган тантаналы чарада катнашты.

Чара Казанда М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында узды. Искәртик, Татарстанда Туган тел көнен бәйрәм итүне татар поэзиясенең классигы Габдулла Тукайның туган көненә туры китерәләр.

Тантанада катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов һәр көнне татар теле һәм милли гадәтләрен саклауга зур өлеш кертүчеләргә рәхмәт белдерде. Бу бүгенге масштаблы глобальләшү заманында бик әһәмиятле, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләгәнчә, бүген республикада туган телне үстерүгә юнәлдерелгән берничә программа гамәлгә ашырыла. Ә берничә көн элек Казанда Татар теле һәм әдәбияты III халыкара олимпиада тәмаланды, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Татар телен, мәдәниятын һәм гореф-гадәтләрен саклау эше күп көч һәм республиканың һәр кешесенең катнашуын таләп итә, дип әйтте Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

Шунна Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге ТР Дәүләт Премиясен тапшырды . Быел әлеге премия лиауреатлары – шагыйрә Клара Булатова ( “Келәү: шигырьләр, повесть, хикәя”,  “Сәяхәтнамәләр: шигырьләр”, “К солнцу лицом” китаплары өчен), рәссам Ирина Колмогорцева ( “Казан һәм Габдулла Тукай” графика сериясе өчен) һәм Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрыннан Рәүфәл Мөхәммәтҗанов  җитәкчелегендә иҗади төркем (“Алтын Урда” спектаклен иҗат иткән һәм сәнгати образлар тудырган өчен). 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International