Татарстан киләчәктә дә Төрекмәнстан партнерлары белән хезмәттәшлекне ныгытырга ниятли. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашуда хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов ике көнлек визит белән Төрекмәнстанга килде, төп максаты – Төрекмән юртагы бәйрәменә багышланган тантаналарда катнашу. Татарстан делегациясе составында шулай ук "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наиль Маганов һәм башкалар бар.
Рөстәм Миңнеханов Гурбангулы Бердымөхәммәдовка Төрекмән юртагы бәйрәменә багышланган тантаналарга чакырганы өчен рәхмәт белдерде һәм бүген Татарстан белән Төрекмәнстан арасындагы мөнәсәбәтләрнең барлык тармакларда да үсүен билгеләп үтте, болар: сәүдә-икътисадый, фәнни-мәгариф, мәдәни һәм башка өлкәләр. "Мин Татарстанның Россия-Төрекмәнстан дустанә мөнәсәбәтләрен ныгытуга үз өлешен кертүенә шатмын. Төрекмәнстан студентларының безнең югары уку йортларында белем алулары да бик әйбәт. Бу – киләчәк багланышларны үстерү өчен ышанычлы нигез", - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Төрекмәнстанга килгән саен ул андагы үзгәрешләргә соклана. Бу дәүләт җитәкчелегенең һәм аның командасының максатчыл эшен күрсәтә, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Ул ассызыклаганча, Татарстан киләчәктә дә Төрекмәнстан партнерлары белән хезмәттәшлекне ныгытырга ниятли.
Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы татар җәмәгатьчелегенә күрсәткән игътибары һәм ярдәме өчен Гурбангулы Бердымөхәммәдовка рәхмәт белдерде.
"Без быел Татарстанда парламентаризм үсешенең 25 еллыгын билгеләп үтәбез. Төрекмәнстан делегациясен шул чарага чын күңелдән чакырабыз", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Чыгышының азагында Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президентына уңышлар, сәламәтлек һәм якты киләчәк теләде.
Үз чиратында Гурбангулы Бердымөхәммәдов билгеләп үткәнчә, Төрекмәнстан-Татарстан мөнәсәбәтләре елдан-ел ныгый бара. "Бүген Икътисад һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Төрекмәнстан хөкүмәтара комиссиясе уңышлы эшләп килүгә мин бик шатмын, бу нефть химиясе һәм машина төзелеше үсешендә яхшы чагыла ", - диде ул.
Хәзер парламентара мөнәсәбәтләрне үстерү буенча актив эш алып барыла, диде Төрекмәнстан Президенты.
Шулай ук Гурбангулы Бердымөхәммәдов 2013 елны Казанда җәйге Универсиаданың югары дәрәҗәдә узуын билгеләп үтте. Ул белдергәнчә, 2017 елда Төрекмәнстанда V Азия уеннары узачак. Гурбангулы Бердымөхәммәдов Рөстәм Миңнехановтан мондый масштаблы ярышлар уздыру тәҗрибәсе белән уртаклашуын үтенде. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Төрекмәнстан партнерларына кирәкле консультатив ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте.