Рөстәм Миңнеханов Төрекмән юртагы бәйрәменә багышланган тантаналарда катнашты

2015 елның 26 апреле, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Төрекмән юртагы бәйрәменә багышланган тантаналарында катнашты. Төп чаралар Ашхабадта Халыкара ат-спорт комплексында узды. Танатаналадрда шулай ук "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наиль Маганов һәм башкалар да катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов ике көнлек визит белән Төрекмәнстанга килде. Бүген тантаналар башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты. Очрашу барышында яклар киләчәк хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.

Төрекмән юртагы бәйрәме һәр елны апрель аеның соңгы якшәмбесендә уздырыла. Ул җайдак атларның эталоны булган борынгы ахал-теке токымы атына багышлана. Ахал-теке токымы биш мең ел чамасы элек Ахал-Теке оазисында чыгарылган.

Ахал-теке юртагы Төрекмәнстан гербында чагылдырылган. Төрекмәнстанның төрле шәһәрләрендә ахал-теке юртагына һәйкәлләр куелган, алар бигрәк тә Ашхабадта күп.

Кунакларны сәламләп, Гурбангулы Бердымөхәммәдов билгеләп үткәнчә, Төрекмән юртагы бәйрәме – Төрекмәнстан өчен бик мөһим вакыйга. Ул ватандашларына ил үсешенә керткән өлешләре, шулай ук Төрекмәнстан халкының милли горурлыгы булган ахал-теке юртакларын үрчеткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International