Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәтенә Идел һәм Кама буйлары табигатен саклау зоналарын тәртипкә китерү буенча программаны булдырырга йөкләде

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетындагы киңәшмәдә Татарстан Республикасы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәтенә Идел һәм Кама буйлары табигатен саклау зоналарын тәртипкә китерү буенча программаны булдырырга йөкләде.

Татарстан Республикасында Парклар һәм скверлар елы кысаларында үткәрелә торган эшләргә өстәмә итеп, Рөстәм Миңнеханов 2016 елны Идел һәм Кама су саклау зоналары елы дип игълан итүне тәкъдимен кертте.

Татарстан Президенты вазыйфадарын вакытлыча башкаручы җәмгыять вәкилләре һәм белгечләрдән торган эш төркемен оештыруны йөкләде. Рөстәм Миңнеханов куйган төп бурыч - яр буе территоряләрен максатсыз файдалану һәм законсыз төзелешкә бәйле тиешсез эшләргә чик кую. 

Гражданнар гомумфайдалана алырлык һәм оештырылган ялларына шартлар булдыру зарури. Татарстан халкы һәм республика кунакларының уникаль табигый зоналарда ял итү мөмкинлеге булырга тиеш. Хөкүмәт бурычы - шул мөмкинлекне тәэмин итү. Әлеге проектны гамәлгә ашыруга Рөстәм Миңнеханов якын арада керешергә кушты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International