Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенә байрак тапшырылды
2015 елның 29 апреле, чәршәмбе
Бүген Казанның Меңьеллык мәйданында Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә тантаналы рәвештә байрак тапшырылды.
Тантаналы чарада Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте директорының беренче урынбасары Анатолий Рудый, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, шулай ук Татарстан идарәсе җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты.
Байракны тапшыру алдыннан, А.Рудый, бүгенге көн Татарстан җәзаларны үтәтү системасы тарихына язылачак, дип ассызыклады. "Байрак элек-электән Ватанны саклаучыларның намус һәм батырлык символы булды. Байрак белән сугышка кергәннәр. Бүген тапшырыла торган байрак ата-бабаларыбыздан калган күркәм гадәтләрне яңарту символы булып тора", - дип билгеләп үтте Анатолий Рудый.
Үз чиратында, ТР Премьер-министры Илдар Халиков Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсен әлеге истәлекле вакыйга белән котлап, республика идарәсе бу байракка лаек булуын ассызыклады. "2014 ел нәтиҗәләре буенча, Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе территориаль җәзаларны үтәтү системасы органнары арасында лидерлар өчлегенә керде", - диде ул.
Илдар Халиков сүзләренчә, республика Хөкүмәте җәзаларны үтәтү системасындагы процессларга һәрчак зур игътибар белән караган һәм алга таба да Татарстан учреждениеләренә ярдәм күрсәтергә ниятли.
Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Дәүфит Хәмәдишин ассызыклаганча, хәзердән башлап идарә хезмәткәрләре үз байраклары астында ант итәчәк. Моннан тыш, 9 май көнне Казанда үтәчәк парадта алар үз байраклары белән узачак.
Журналистлар белән әңгәмәдә Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте директорының беренче урынбасары Анатолий Рудый ассызыклаганча, берничә ел буе Татарстан идарәсенә, төрле объектив сәбәпләр аркасында, байрак тапшырыла алмаган.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә «Сетевая компания» АҖ Директорлар советы утырышы узды.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында 2025 ел нәтиҗәләре буенча «Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсының конкурс комиссиясе утырышы узды. Чараны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.