Рөстәм Миңнеханов: Без Төркия Республикасы белән урнашкан ышанычлы багланышларыбыз белән горурланабыз

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Анкарага ике көнлек эш сәфәре кысаларында Татарстан сәнгать осталары концертын карады. Чара Төркия башкаласының "Конгрессиум" ККК мәйданчыгында узды. Чарада шулай ук Анкара мэры Мәлих Гекчәк, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин һәм башкалар катнашты.

"Когрессиум" ККК холларының берсендә Татарстан Республикасы халык сәнгате промыселлары күргәзмәсе һәм "Татарстан Төркия фотографлары күзлегеннән" фотокүргәзмәсе оештырылган иде. Рөстәм Миңнеханов һәм Мәлих Гекчәк экспозицияләрне карап чыктылар һәм Татарстан белән Төркиянең мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә уртак яклары күп булуны билгеләп үттеләр.

Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов Анкара мэрына кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде һәм, Анкара белән Татарстан арасында бүген багланышлар күп яктан Россия Президенты Владимир Путин һәм Төркия Президенты Рәҗип Тайип Эрдоган ярдәме белән ныгый бара, диде.

Без Төркия Республикасы белән урнашкан ышанычлы багланышларыбыз белән горурланабыз, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, бүген Төркия инвесторларының Россия территориясендәге бизнесы күп очракта Татарстаннан башлана.

"Бу күркәм кичәдә без сезне үзебезнең мәдәниятебез белән таныштырырга телибез. Мин тагын бер кабат билгеләп үтәргә телим, без тугандаш халыклар: телебез, мәдәниятебез, динебез уртак", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнехановка визиты өчен рәхмәт белдереп, Мәлих Гекчәк билгеләп үткәнчә, Казан – Анкараның тугандаш шәһәре. Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов барында Төркия һәм Татарстан башкалалары арасында Тугандаш багланышларны үстерү программасына имза салынды. "Мин ышыным, безнең шәһәрләр арасындагы бу килешү илләребез арасындагы үзара элемтәләрне дә җайга салачак", - диде Мәлих Гекчәк.

Аннары сәхнәгә Татарстан сәнгать осталары чыкты. Тамашачылар алдында Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник ансамбле, җырчы Эльмира Кәлимуллина, Татарстан бию ансамбльләре һәм башкалар чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International