Рөстәм Миңнеханов WorldSkills Internationalда Төркиянең рәсми делегаты белән очрашты

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов WorldSkills Internationalда Төркиянең рәсми делегаты Саваш Эришен белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановнең Анкарага эш визиты кысаларында узды.

Яклар WorldSkills халыкара хәрәкәтенең үсеш мөмкинлекләре турында сөйләштеләр. Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, һөнәри белем бирү үсеше Россия белгечләренең конкурентлыкка сәләтләрендә яхшы күренә.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы сүзләренчә, квалификациялекадрларны әзерләү эше базардагы заманча таләпләр буенча барырга тиеш.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Россия 2019 елда Казанда һөнәри осталык буенча халыкара ярышларны уздыру хокукына заявка биргән. Ул ассызыклаганча, әлеге ярышлар бик тә кызыклы, бигрәк тә потенциаль эш урыны бирүчеләргә.

Саваш Эришен, үз чиратында, төрки дөнья шәһәрләре арасында шундый ярыш узлдырырга тәкъдим итте. Ләкин Рөстәм Миңнеханов әлегә Татарстан өчен һөнәри осталык буенча халыкара ярышларны уздыру хокукын яулау мөһим икәнен билгеләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International