Рөстәм Миңнеханов Төркия Премьер-министры белән очрашты

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Анкарага эш взиты кысаларында Төркия Премьер-министры Әхмәт Давутоглу белән очрашты. Очрашуда шулай ук Россия Федерациясенең Төркия Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Андрей Карлов, Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Казан мэры Илсур Метшин һәм Татарстан делегациясенең башка вәкилләре катнашты.

Очрашуны ачып, Әхмәт Давутоглу Рөстәм Миңнехановны һәм Татарстан делегациясе вәкилләрен сәламләде. Ул билгеләгәнчә, Татарстан белән мөнәсәбәтләр Төркия өчен бик әһәмиятле. Шулай ук ул алга таба да ике яклы хезмәттәшлекне дәвам итү кирәклеген ассызыклады.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан өчен Төркия белән мөнәсәбәтләрдә сәламәтлек саклау, урта һәм кече бизнес өлкәләрендә хезмәттәшлек итү алгы планда булуы турында әйтте. Ул хәбәр иткәнчә, бүген Казан мэры һәм Анкара Тугандаш багланышларны үстерү программасын имзаладылар.  Бу Татарстан һәм Төркия арасында багланышларны ныгытуга яхшы этәргеч булачак, дип саный Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International