Рөстәм Миңнеханов Төркия эшкуарлары белән алга таба хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында сөйләште

2015 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Төркия бизнес-секторы белән алга таба хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында Анкарада эшлекле иртәнге ашта сөйләште. Әңгәмәдә шулай ук Төркия икътисад министры Нихат Зәйбәкчи, Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан делегациясе әгъзалары һәм Төркия эшлекле даирәләре вәкилләре катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Төркиянең иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү технологияләре белән танышырга планлаштыруы турында хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Төркия вәкилләре белән очрашулар даими рәвештә оештырыла. Бүген Татарстанда бизнес алып бару өчен бөтен кирәкле шартлар булдырылган,  һәм без аларның уңышлы үсешенә ярдәм итәргә әзер, дип белдерде ул.

Төркия икътисад министры Нихат Зәйбәкчи кыскача быел март аена Татарстанда булуы турында сөйләде.  Министр сүзләренчә, инвесторларны җәлеп итү өчен Татарстанда бик уңайлы шартлар булдырылган. “Рөстәм Миңнеханов тормышын үз иленә багышлаган. Ул бик мөһим эшне башкара, аның ярдәмендә без Татарстан партнерлары белән багланышларны җайлый алабыз”, - дип әйтте ул.

Россия Төркия өчен перспектив стратегик партнер, дип ассызыклады Нихат Зәйбәкчи, ике илнең икътисадлары бер-берсен тулыландыра. Россия һәм Төркия арасында товар әйләнешенең гомуми күләме елына 32 млрд. Сум тәшкил итә. Бүген әлеге күрсәткечне 100 млрд. долларга кадәр җиткерү бурычы тора, дип әйтте Төркия икътисад министры. Ул белдергәнчә, Татарстан белән хезмәттәшлек әлеге эштә уңай чагылачак.

Әңгәмә барышында Төркиядән бер эшкуар Татарстан территориясендә пластик продукция җитештерү теләге барлыгын белдерде. Ул Рөстәм Миңнехановтан республикада чимал базысы торышы турында сорады. Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә,  бүген Татарстан – Россиянең иң эре пластик җитештерүчеләренең берсе. Татарстанда полиэтиленнар,  полистирол, каучукның төрле төрләре җитештерелә. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы белдергәнчә, Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үсеш стратегиясе нефть химиясе продукциясен җитештерү күләмен арттыруны күз алдында тота. Без инвесторларга кызыклы шартлар тәкъдим итәргә әзер, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов, шул исәптән, льготалы салымнар мәсьәләсендә дә. Татарстанда полиэтилен җитештерүче ике эре предприятие бар - "Казаноргсинтез" ААҖ һәм "Нижнекамскнефтехим" ААҖ. Без әлеге чималны җитештерүчеләрнең киртәләрсез ала алу мөмкинлеге булуын тикшереп торабыз, дип ассызыклады ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International