Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанда 999 объектның 980 дә капиталь ремонт буенча эш башланган
2015 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасында ДТИ (ГЖИ) мәгълүматлары буенча 2015 елның 29 апреленә 42 муниципаль районда 2 мең 652 инспекция тикшерүе уздырылган, аның нәтиҗәләре буенча 10 районда техникакуркынычсызлыгын бозу очраклары ачыкланган.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
Мәктәпләргә капремонт буенча 29 апрельгә барлык 136 объектта эш башланган.
Балаларны сәламәтләндерү лагерьларына капремонт программасы кысаларында 2015 ел программасын финанслауның күләме 76 млн. сум тәшкил итә. 14 лагерьда капремонт планлаштырылган.
Яшүсмерләр клубларын ресонтлау буенча шулай ук 28 объектта эш башланган.
Фәрит Хәнифов шулай ук ТР Газлаштыру фондының программасын тормышка ашыру турында хәбәр итте. 2015 елда 3 мең 828 фатирны индивидуаль җылыту системасына күчерү планлаштырыла.
2015 елда “Авылларны су белән тәэмин итү” программасы кысаларында 301,3 км суүткәргеч челтәр төзү, 38 артезиан скважинасын бораулау һәм 38 су башнясын урнаштыру планлаштырыла.
ИлдарХаликов киңәшмә барышында май ае башындагы бәйрәм көннәре республиканың төзүчеләре өчен ял саналмый, дип белдерде. Аның сүзләренчә, төзелеш объектларындагы эшне көчәйтү өчен һәрбер җылы көнне файдаланырга кирәк.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз