Татарстан белән Төркия шәһәрләре арасында авиарейслар санын арттыру буенча бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм "Төркия һава юллары" генераль директоры Тәмәл Котиль фикер алышты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Анкарага эш сәфәре кысаларында узды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Төркия белән Татарстан арасында хезмәттәшлек үсә барган саен, авиарейслар саны җитмәү күзәтелә: алар барысы атнага җидәү. "Анкарага, Анталиягә һәм Төркия Республикасының башка шәһәрләренә авиарейслар кирәк. Хәзер самолетларда буш урыннар юк диярлек. Ә җәй көнне пассажирлар агымы тагын да артачак", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Яклар бүген Татарстан белән Төркия шәһәрләре арасында авиарейслар санын икеләтә арттыру өчен бөтен шартлар да бар дигән нәтиҗәгә килделәр.